712567
Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

  "ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ"

 Сведения об образовательной организации

 

Школа вчера и сегодня

Вид школы с высоты птичьего полета

Творческие работы учащихся, посвященные 100-летию школы

 

Иң газиз урын

         Мәктәп – безнең өчен газиз һәм якын урын. Без анда укырга-язарга өйрәнәбез, киләчәккә төпле белем алабыз. Ашкынып укырга йөрибез, чөнки мәктәбебез – иң матурларның берсе. 2009 елның җәендә заманча җиһазландырылды, кабинет саен компьютер, интерактив такталар. Уку өчен бөтен уңайлыклар бар. Сыйныф бүлмәләре якты, чиста. Бүгенге көндә 200ләп бала белем ала. Без шундый мәктәптә укуыбызга шатланабыз.

6 нчы сыйныф укучысы

Асылгәрәева Сөмбел.

 

Сез – иң гүзәл кеше икәнсез.

      Кемнән генә сорасаң да, ул үзенең иң якын кешесе итеп әнисен һәм укытучысын искә төшерә. Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл һәм иң изге эшләрнең берсе. Ул зур сабырлык белән балаларны белем иленә алып керә, тәрбияли.

Элекке заманнардан ук инде укытучыга хөрмәт белән караганнар. 19 гасырда яшәгән танылган мәгърифәтче – галим, язучы Р. Фәхретдин укытучы хезмәтен хөрмәтләү турында балаларга киңәшләрен биргән, яшь буынның культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куйган. Татар халкының икенче танылган мәгърифәтчесе К.Насыйри да укытучы булган. Ул балаларны ана телендә укырга-язарга өйрәткән.

Бүгенге көндә мәктәбебездә 27 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Аларның һәрберсе югары белемле, дәресләре мавыктыргыч, күңелле. Ә йөзләре көләч, күз карашлары ягымлы. Кирәк икән, юаталар, иркәлиләр, ярдәм итәләр.

                                                                        9 нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллина Әлфинә.

          Мәктәбем тарихы

     Авылыбыз башында, туган йортыбыз кебек якын булган матур бина – мәктәбебез балкый. Бары тик белем алырга, хезмәтне сөяргә, тәрбияле кеше булырга өйрәтүче учак ул.

    “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,” – дигән әйтем дә яши. Үткәнебезгә күз салсак, Ает урта мәктәбенең тарихы ерак дәвергә 20 гасыр башына барып тоташа. Шул чорда ук инде җирле халык мәгърифәткә, дингә тартыла. Мәчет каршында балалар дин нигезләре белән бергә дөньяви фәннәрне дә өйрәнәләр.

      1912 елны земство карамагындагы мәктәп ачыла. Рус теле, география, арифметика, дөрес язу кебек фәннәр укытыла. 1914 елларда 2 мәктәп була. Укыту 15 октябрьдә башланып, 1 апрелдә тәмамланган. Классларда 20-25 укучы исәпләнгән. Тирә-як авыллардан килеп укыганнар.  Гражданнар сугышы елларында мәктәп ябыла. 1931 елны колхоз яшләре мәктәбе ачыла, ә 1943 елны Ает урта мәктәбенә әйләнә. 1986 елны яңа мәктәп бинасы төзелә. 1994 елны мәктәбебезгә патриот-шагыйрь Ф.Кәрим исеме бирелә.

                                                                  6 нчы сыйныф укучысы Гыймазетдинова Альбина

 

             Туган телем – назлы гөлем

    Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле “әни”, “әти” сүзләрен иң башлап туган телебездә әйтәбез. Татар теле – дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Авыр кимсетүләргә түзгән, дөньяга күренекле шәхесләр биргән татар теле. Туган телдә белемне дә тизрәк үзләштерәсең. Гөлләр үзләренә ничек ярдәм кулы, наз сорасалар, туган тел дә зур игътибарлылык сорый.  Хәзер күп кешеләрнең теле шундый ярлы, хәтта алар үзләренең нинди телдә сөйләнгәннәрен дә белмиләр. Безнең ата-бабаларыбыз үз телләрен, гореф-гадәтләрен безнең буынга кадәр түкми-чәчми китереп җиткергәннәр. Аларны безгә онытмаска, сакларга кирәк. Моның өчен безгә туган телебездә  газета-журналлар, әдәби китаплар укырга, матур итеп сөйләшергә, башка телләр янында аны кимсетмәскә кирәк.

Ата - бабам кадерләгән

                                                                                                                                 Татар телем исәнме?

  Тукай телендә нурланган

Тел дәрьясын гизәмен.

Татар теле-туган телем,

                                                                                                                                  Бөек, изге, кадерле.

      Шул мирасны сакламасак,

Гафу итмәсләр безне!

                                                                        5 нче сыйныф укучысы Бикмөхәмәтова Алина