712567
Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

ФАТИХ КАРИМ -  

ПОЭТ-ПАТРИОТ

  "ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ"

 Сведения об образовательной организации

 

Творческие работы участников "Каримовских чтений" разных лет

Стихи и

письма Фатиху Кариму

Патриот- шагыйрь Фатих Кәримгә шигъри хат.

Авторы: Вахитова Алсу Марс кызы, Бишбүләк районы Бишбүләк икенче урта гомуми

 Җитәкчеcе:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ахунова Айгөл Рәшит кызы

 

-          Саумы, шагыйрь!

Мине таныйсыңмы?

Без бит бер үк Бишбүләк баласы.

Ерак түгел авыллар арасы.

Син дә, мин дә бүген

Якынлаштык кебек кояшка.

Ает сәхнәсенең түрләрендә

Синең белән басып сөйләшәм.

Еллар узгач, сиңа эндәшәм:

-          Саумы,  шагыйрь!

Безнең күңелләрдә яшисең син,

             Туктаса да сәгать телләре.

Синсез  җәйләр, кышлар узса да,

Дим сулары синсез акса да.

Әллә ни дә сиңа кирәк түгел...

Батырлыгың калды иҗатта,

Тормышың үтте канатлы атта.

-          Саумы, шагыйрь!

Безнең күңелләргә мәңгелеккә

Кереп урнаштың.

Илнең кайгы яшен киптерүче,

Батыр солдат, кайда адаштың?

Яланаяк үткән сукмакларыңны,

Яшел  үлән күптән каплаган.

Ләкин  көтә  сине, батыр улын,

Ямьле  Димең, яшел  урманың.

Фатих абый, менә туган җирең,

Бөдрә таллы көмеш Димең.

Сине  сагына табигатең,

Чыклы чәчкәң, яшел чирәмең.

Безнең кебек балачагың булган,

Йөргәнсең син яшел болында.

Күбәләкләр куып, җиләк җыеп,

Кошлар җырын тыңлап урманда.

Йөзгәнсең син колач җәеп Димдә,

Елга көчен алып тәнеңә.

Ә төннәрен йолдызларның серен,

Айның нурын җыеп җаныңа.

Гади генә Ает улы идең,

Бар дөньяга үзеңне таныттың!

Шигъриятең  якты кояш булып,

Нуры белән күңелне  җылыттың.

Әллә ни дә сиңа кирәк түгел...

            Шигырьләрең, җырларыңны

Җитә онытмавыбыз...

Ялкын тулы сүзләреңне

Җитә онытмавыбыз...

Җитә онытмавыбыз...

 


Патриот-шагыйрь Фатих Кәримгә ачык хат.

Хөрмәтле Фатих абый!


Мин – Гыйззәтуллина Язгөл Рәфис кызы, Башкортстанның иң гүзәл почмагы –Бишбүләктә яшим. Бишбүләк 2нче урта мәктәбенең 6 сыйныфында белем алам. Безнең сыйныфыбызда 15 кеше укый. Барыбыз да спорт  белән шөгыльләнәбез, сәламәт тормыш алып барабыз. Малайлар тынлы оркестрда уйный, “Батыр” атлет-клубына йөриләр. Ә без, кызлар, биибез, баскетбол  уйныйбыз. 

Кечкенәдән үк,  урманнар шаулавын, кошлар моңын тыңлап, челтер – челтер аккан шифалы чишмә суларын эчеп үстем. Нечкә күңелле кеше генә башкаларның хәлен аңлый, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Мин табигатьне бик яратам. Хайваннарга соклану һәм ярату хисе белән карыйм. Аеруча, песиләрне күзәтергә, алар белән уйнарга яратам. Өебездә тутый кош та бар безнең!

Туган телемә мәхәббәтем дә балачактан ук. Татарча китаплар укырга яратам. Үзем дә әкиятләр язам. Алар республика гәзите “Өмет”нең балалар өчен кушымтасы “Чаткылар”да басылды. Сезнең “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкиятеннән өзекне яттан өйрәндем. Күңелем төшкән чакларда бу икәү искә төшә дә, елмаеп куям. Үземнең бер әкиятемне сезгә дә тәкъдим итәм әле. Кызык булса, көләрсез, башкаларга сөйләрсез! (бу сезнең сүзләр, Фатих абый).

Куркак Нуяк.

Әкият.

              Матур куе урманда яшәгән куян гаиләсе. Әни-куян – Озынколак, малай-куян – Нуяк исемле булган. Нуяк бик куркак булган: әкәм-төкәм күрсә дә, яфрак селкенсә дә, дерелдәргә тотынган. Бервакыт әнисе улын дусты Керпекәйнең хәлен белергә җибәргән. Күчтәнәчкә гөмбә тоттырган.

-          Нуяк, батырым, Керпекәйнең хәлен бел, безгә кунакка чакыр.

-           Ярый, әнием, йөгердем.

              Һәрбер тавыштан куркып, күзенә ак-кара күренмичә, Нуяк Керпекәйнең өенә килеп җиткән. Бераз тын алгач, йомышын сөйләгән. Акыллы Керпекәй Нуякка ярдәм итәргә булган.

-          Әйдә, Нуяк, болынга, тәмле җиләк ашарга, кошлар җырын тыңларга.

              Куян малае риза булган. Аларның көлешкән тавышына Төлкебикә уянган, тиз арада якындагы куаклыкка урнашкан. Бу дусларны тәмләп-тәмләп ашарга әзерләнгән. 

              Нуяк уенга бирелеп, куркуын да оныткан икән. Куак арасында койрык күреп, гөмбә дип уйлап, тартып җибәргән. Хәйләкәр төлке өчен бу хәл көтелмәгән булган, ул тәгәрәп киткән һәм Керпекәйнең энәләренә төртелгән. Шуннан авыртуга түзәлмичә, урманга кереп югалган.

              Керпекәй Нуякка: “Син мине коткардың, нинди батыр икәнсең, маладис”,- дигән. Бу хәбәрне саескан бөтен урманга тараткан. Куян малае куркаклыгын оныткан. Төлке-бүреләр аннан кача башлаган. Акыллы Керпекәй дустына сиздермичә генә ярдәм иткән. Чын дуслар шулай булалар шул!

 

               Белем алуга килгәндә, Фатих абый, мин мәктәбебезне бик яратам! Үземнең укытучыларымны, сыйныфташларымны, дусларымны хөрмәт итәм. Мәктәбем белән горурланам. Сезнең туган авылыгыздагы мәктәпнең дә бу елда юбилей елы икән! Былтыр “Кәрим укулары”на баргач, бик сокланып кайттым. Заманча мәктәп! Укытучыларның да, укучыларның да ачык йөзлелеге, кунакчыллыгы хәйран калдырды. Аетта үземә дуслар да таптым. Мәктәп ишегалдындагы шугалакта балалар уйныйлар иде. Шулай булгач, Аетта укучыларның сәламәтлегенә дә игътибар зур бит. Юбилей елында бу белем учагына яңадан-яңа уңышлар, өметле укучылар телим.

Сезнең  шигырьләрегезне   укыганда, күздән яшьләр чыга. Чын шагыйрь генә шулай яза ала шул! Бу бары тик Сезгә, гомерне яраткан, көчле рухлы кешегә генә хас.  Әсәрләрегезнең һәр юлыннан батырлык бөркелеп тора. Бай мирасыгызны кат-кат укыячакмын әле мин. Иҗатыгыздан илһам алып, тәҗрибә туплармын.

  Ихтирам белән, Язгөл Гыйззәтуллина,Бишбүләк, 2 мәктәп.

                                                                                                                      16.02.2013

           

 

 

Патриот – шагыйрь   Фатих   Кәримгә  XXI гасыр кызы Залилова Светланадан  ачык   хат (эпистоляр жанр).


Исәнмесез,  Фатих  абый!

Мин - Залилова Светлана Радик кызы. 1998 елның 23 апрелендә Бишбүләк районының Разыя авылында туганмын. Әлеге вакытта мин тугызынчы сыйныфта укыйм.  Рус  мәктәбендә укысам да, үземнең татар кызы икәнемне онытмыйм. Татар теле дәресләренә бик яратып йөрим. Буш вакытымда китаплар укырга, биергә, рәсем төшерергә яратам. Бөтенрусия "Илһамлы каләм" иҗади эшләр конкурсында катнашып, беренче тапкыр Казан шәһәрен күрдем. Моңа бик шатмын! Гыйнвар аенда Уфа шәһәрендә үткән татар теле һәм әдәбияты  олимпиадасында яхшы күрсәткечләр өчен Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләндем. Тагын да бик  яраткан дәресем - биология. Мин аны бик кызыклы фән дип саныйм. Үземнең туган җиремнең табигатенә сокланып бетәлмим. Тыныч, табигатькә якын, күңелгә гармония бирә торган авылымны яратам.

Мин бик тә ачык күңелле кешеләрне яратам. Ә шапшаклык һәм холыксызлык ошамый. Яраткан язучым: Фәнис Яруллин. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән алынган сүзләр минем тормыш девизым: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек  булып өскә күтәрелмә. Асылташ булып, төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаш – тырса – кояшка карап, юл сайла.  Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек.”

  Әдәбият укытучыбыз Аетта патриот- шагыйрь  “Фатих   Кәрим  укулары” үтәчәк дип сөйли башлагач, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым:

-Их- ма ! – ди икән ,

Кычкырып җырлый икән...

 5 нче сыйныфта “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” поэмасын өйрәнгәндә отып алган идем бу өзекне.  Хәзер инде 9 нче сыйныфта укысам да, бу юллар һич кенә дә исемнән чыкмыйлар.   Миңа күңелсез булса, шушы юлларны кабатлый башлыйм.  Кәефем күтәрелеп китә, тормышка да башкачарак карый башлыйм.

Укытучыбыз Сезнең тормыш юлыгыз, иҗатыгыз, хатыныгызга, иҗатташ дусларыгызга язган  хатларыгыз, Сезнең турыда кызыгызның язган истәлекләре белән таныштырды.  Мин һәр сүзне, һәр җөмләне йотлыгып тыңладым.  Сезнең тормышыгыз,  иҗатыгыз турында күбрәк беләсем килде һәм мин эзләнә башладым... Тетрәндерде,  сокландырды мине Сезнең  язмыш.  Хөрмәтле  Фатих  абый, Сезгә туган илгә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган:  Калининград өлкәсендә мәңгелеккә ятып калгансыз. Ялкынлы йөрәгегез тынып калганда, Сезгә бары 36 яшь булган ...  Сез һаман да яшь булып каласыз, батырлыгыгыз онытылмады һәм ул беркайчан да онытылмас. Сезнең үлемсез юлларыгыз күпләр өчен тормыш девизы булып тора:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң -

Гомерең озын була.

Үзегенең “Ант” шигырегездә:

Мылтык тотып баскан җиремнән,

Бер адым да артка чигенмәм! - дип язгансыз һәм шул антыгызга тугрылыклы булып калгансыз.

Сез сугышта сапер да, разведчик та, взвод командиры да булгансыз.  Сугыш ул – фаҗига, сугыш ул – вәхшилек.  Тик Сез анда да шагыйрь булып кала алгансыз.  Ә Сезнең шигырьләрегез җыр кебек: аларның кайберләре талгын гына яңгырыйлар, кайсылары ярсып аккан елганы хәтерләтә, өченчеләре, ургылып – ургылып аккан дәрья суы кебек, ярларына сыеша алмыйча ташып чыгалар да күңелнең иң нечкә җиренә тияләр. Син шуннан соң түзеп кара инде еламыйча!..

Сезнең туган җирегез Дим буе – Бишбүләк районы Ает авылы. Халык җырларына кереп калган Дим буе үзенең матур табигате белән сезгә тәэсир итми калмагандыр. Уйчанлык, моңлылык Сезгә балалык елларыннан ук килгәндер. Фатих  абый, Бишбүләк бүген дә Сезнең кебек талантлы шәхесләрне күп үстерә.  Безнең мәктәпнең йөзек кашы булган Алсу Вахитованың Сезгә багышлап язган шигыре бар. Менә ул:

-          Саумы, шагыйрь!

Мине таныйсыңмы?

Без бит бер үк Бишбүләк баласы.

Ерак түгел авыллар арасы.

Син дә, мин дә бүген

Якынлаштык кебек кояшка.

Ает сәхнәсенең түрләрендә

Синең белән басып сөйләшәм.

Еллар узгач, сиңа эндәшәм:

-          Саумы,  шагыйрь!

Безнең күңелләрдә яшисең син,

Туктаса да сәгать телләре.

Синсез  җәйләр, кышлар узса да,

Дим сулары синсез акса да.

Әллә ни дә сиңа кирәк түгел...

Батырлыгың калды иҗатта,

Тормышың үтте канатлы атта.

Әллә ни дә сиңа кирәк түгел...

Шигырьләрең, җырларыңны

Җитә онытмавыбыз...

Ялкын тулы сүзләреңне

Җитә онытмавыбыз...

Җитә онытмавыбыз...

 

Әйе, без Сезне онытмыйбыз. Һәр елны гыйнвар-февраль айларында Сезнең хөрмәткә мәктәпләребездә төрле чаралар, искә алу кичәләре үткәрелә.  Быел да 25 нче февральдә бик күп укучылар үзләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән  Ает авылы мәктәбенә җыелачак.  Сәбәбе дә җитди: Сезгә  багышланган  I I районара “Кәрим укулары” иҗади конкурсы узачак. Мин  бу елда да катнашачакмын. Ает мәктәбе безне ихлас каршылаячак икәнен беләм. Бу мәктәптә хөкем сөргән атмосфера миңа беренче баргач ук бик ошаган иде. Заманча сыйныф бүлмәләрен күреп сокланган идем. Юбилей елында мәктәп тагын да матур күрсәткечләргә ирешсен иде. Укучылар һәм укытучылар коллективына сәламәтлек телим. Шулай ук музей җитәкчесе Рәйсә Хафизовага изге эшендә уңышлар гына юлдаш булсын!

Сезнең иҗатка җаны булган кеше битараф кала алмыйдыр ул, минемчә. “Партизан хатыны”  поэмасын еламыйча укып буламы соң?  Минем күңелемдә якты да, моңлы да хисләр уяткан тагын бер шигырегез  - “Кайтыр әткәң” шигыре.  Сез аны 1939-1940 нчы елларда кызыгыз  Адага багышлап язгансыз.

Фатих  абый, хәзер сугышлар да юк, ләкин гаиләләр таркала, ятим балаларның саны арта.  Еллар үткән саен кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Минемчә,  хәзер кешеләргә күңел сафлыгы,  рухи байлык җитми. Әхлак темасын мин үземнең хикәяләремдә дә чагылдырырга тырышам. Сезгә дә бер иҗат җимешемне тәкъдим итәм.

Тату булыйк.

Бүген изге Корбан бәйрәме. Юл буеннан тезелешеп әби-бабайлар Корьән  ашыннан  кайтып килә. Гөлчирә әбинең өе рәт сузымында иң тәүгесе. Менә ул, барсы белән дә саубуллашып, капкадан кереп китте. Өйдә аны кунакка кайткан оныкчасы көтә иде. Кызның исеме Алсу.Ул зәңгәр күзле,озын кара чәчле, алсу битле кыз. Картинәсе бүлмәгә керүгә, Алсу, кулына ниндидер китап тотып, сәкедә утыра иде. Гөлчирә әби кызының янына килде дә, китапка күз салды. Бу дога китабы иде. Алсу онытылып хәдисләр укып утыра. Картинәсе, бу бала аңлап укыймы икән, дип, кызыннан сорау өмет итеп, әкрен генә янына килеп утырды. Чынлап та, бу китапта меңәр еллар элек әйтелгән сүзләр булса да, алар әлеге көндә дә әһәмиятен югалтмаган бит!

Алсуның күзләре нигәдер бик моңсу иде. Ул Гөлчирә әбинең кулларыннан тотты да, бүген булган хәлне сөйләп бирде. Кыз үзенең ахирәте белән юкка гына ачуланышып, аның белән башкача дуслашмыйм, дип күңеле кырылып кайткан иде. Картинәсенең, әлбәттә, җандай күргән оныкасына ярдәм итәсе, киңәш бирәсе килде. Ул җыерчыклы куллары белән дога китабын алды да, сак кына бер битен ачты. Бармагы белән бер хәдискә төртеп күрсәтте дә, Алсуга:

- Әйдә, кызым, укып карыйк әле, - диде. “Дусыңны җиңелчә ярат. Көннәрдән бер көнне аңа ачуланып, дуслыгың бозылып китүе ихтимал. Дошманыңа җиңелчә дошманлыкта бул. Көннәрдән бер көнне ул дусың булып китүе мөмкин”. Бу хәдисне укыгач, Алсу уйланып утыра бирде дә, картинәсенә:

- Мин иртәгә үк Ләйсән белән дуслашам. Минем аның белән дошман булып каласым килми, - диде. Бу сүзләрдән соң, аның үзенә дә рәхәт булып китте.

Чынлап та, Алсу икенче көнне ук Ләйлә ахирәте янына барып, гафу үтенде. Алар көлешеп, шаярышып, урам буйлап атлап киттеләр. Алсуның күңелендә картинәсенә һәм дога китабына булган рәхмәте чиксез иде.

 

Фатих абый! Сез Ватан өчен, безнең тыныч тормыш өчен гомерегезне бирдегез,  ә Туган ил өчен изге көрәштә һәлак булган батырлар үлемсез,  аларның исеме мәңгелек.  Хатымны Алсу Вахитова сүзләре белән тәмамлыйм.

Әллә ни дә Сезгә кирәк түгел...

Шигырьләрегез, җырларыгызны

Җитә онытмавыбыз...

Ялкын тулы сүзләрегезне

Җитә онытмавыбыз...

Җитә онытмавыбыз...

Сезгә хөрмәт белән,  Светлана.

Бишбүләк, 2 мәктәп.

15.02.2013.

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение средняя общеобразовательная школа с.Кенгер-Менеуз муниципального района Бижбулякский район Республики Башкортостан

 

Фатих Кәримгә ачык хат.

                                                                                               Башкарды:                                                                                            Шарафуллина Диана Ильгизовна                                                                                                                                                                                                  Тикшерде:                       Хисамутдинова                                                                                     Гузель Ахметовна

  

Исәнме Фатих абый! Фатих абый, сиңа күп еллар аша саләм хаты язам. Сиңа әйтәсе сүзләрем күп, күңелемдә җыелган хисләрем, әйтерсең язгы ташуда ярларына сыймый аккан елга-дәрьялар. Күптән түгел, мин, моң чыганагың булган туган авылыңда булдым. Син йөрегән сукмаклардан йөрдем, хозур Дим буйларын урадым. Әле Дим калын боз катламы астында әкрен генә, ашыкмый гына ага. Кышкы кичтә күктәге йолдызлар, әйтерсең энҗе- мәрҗәннәр инде.

   Шундый кичләрдә, мичтә янган утын җылысында җылынырга  гаилә җыелган.

Бер базык гәүдәле малай “Сак-Сок” бәетен укый.

   Фатих абый беренче шигырьләрең исеңдәме?! Бәләкәй генә йөрәгеңнән чыккан нинди матур хисләр белән сугарылган синең шигырьләрең!

   Әти-әниеңнән бөтен гаиләгезгә бирелгән шагыйрьлек табигатеннәнме, сокландыргыч гүзәл төбәктә туып үскәнгәме, синең лирик табигатең бөтен әсәрләреңнән аңкып тора. Туган якның матурлыгын күрә белгән, халкын, илен чын йөрәгеннән сөя белгән кеше бар нәрсәне үз куңеле, үз йөрәге аша үткәреп сүрәтли аладыр.

   Фатих абый син тормышың, яшәвең белән үзеңнең чын кеше, олы йөрәкле шәхес булуыңны исбат иттең. Чорның алдынгы идеяләре белән рухланып яшәдең, шул идеяләр өчен, бөтен җаның-тәнең белән көрәшче булдың.

  Еллар миннән авыр сорауларны,

                                                   Баганага терәп сорады;

                                                   Еллар минем күңел саулыгымны

                                                   Утка-суга салып сынады.

   Фатих абый, синең исемең белән бер рәткә язырлык шәхесләр бик күп. Халкымның горурлыгы, илаһи затлары! Җәлилләр, Туфаннар, Мөҗәйләр... Мин XXI  гасырда яшәгән миллион санлы яшьләрнең бер вәкиле. Гади авыл кызымын.

   Авыл гадиме...авыл кызы гадиме...?!

   Авыл... Мин шушы җирдә, туганга бәхетлемен Фатих абый! Синең дә бит бәләкәй йөрәгеңә, шул авыл табигате матур хисләр салган. Җәен сандугач моңына күмелгән Дим тугайлары, күкрәген киереп пәһлеван баһадир сыман торган мәгърур Урал таулары, җырлы- моңлы халкым кемнең генә күңелендә калмас.

Башкортстан! Ватаным, дип,

                                                     Синдә ачылган телем-

                                                     Минем җаныма тукылган

                                                     Алтын нурларың, илем!

   Туган як... Никадәр күңелемә якын, никадәрле кадерле син. Бәпкә үләнле урамнарың да, кышкы усал бураннарың да, диңгез кебек дулкынланып яткан иген кырларың да- барысы да йөрәк түрендә.

   Фатих абый, сугыш кырларында, өстеңдә фашист ядрәләре яуганда, туган ил турындагы уйлар сиңа көч биргәндер, әзгә генә йокыга киткән чакларыңда туган ягың, балаларың, сөйгәнең төшләреңә кереп булса да, юаныч алгансыңдыр.

                                                    Озын төннәр буе уйланамын,

                                                    Син канат итә бу уем;

                                                    Илдә яз бит, бәгърем, яз бит илдә,

                                                    Күз алдыма килә Дим буе.

   Әйе... Кешегә, яшәргә, туган туфрагы көч бирә.

   Син йөрегән сугыш яланнарыңда инде туплар шартламый. Ләкин аяныч булса да языйм әле, йөрәгемне әрнеткән хәлләрне. Бар әле, җир шарында кешенең канын коюдан ямь табып яшәүчеләр.

   Әфганстан, Иран, Чечня... Бу исемлекнең тагын да дәвамы бар, кызганычка каршы. Бөтен галәмне яңгыратып кычкырасым килә.

   -Кешеләр!!! Туктагыз! Кешегә бирелгән кыска гына гомерне өзмәгез! Әйләнә- тирәгә күз салыгыз! Җир- ананың ямен, матурлыгын саклыйк.

   Эйе...Чынлап та, табигать тарафыннан бөтен нәрсә уйланылган. Әле менә минем туган ягымда кыш. Үзенчә матурлыгы, саулыгы, аклыгы белән ямьле. Күп тә үтмәс шушы ак карлар,  язгы гөрләвекләргә әйләнеп, челтер-челтер көйләрен көйләп зур елгаларга барып җитәрләр. Мәктәп бакчасында, тезелеп үскән сылу каен кызлары яшеллеккә төренер. Ишек алдын тутырып чыр-чу килгән балалар тавышын басып китәргә тырышкан сыман, өздереп сайраучы сандугачлар да бер илаһи матурлык өстәр.

    Авылымның бер ягында мәгърур таулар булса, икенче ягын куе урманнар каплап алган. Җәйге көннәредә  мәңьяшәр имәннәр төбендә кемнәр генә хәл җыеп, көч алып китмәде икән?!

   Көзге көннәрдә дә авылым үзенчә бер матурлыкка чума. Әкрен искән җилгә диңгез кебек дулкынланып, җәйрәп яткан кырлардагы игеннәр, һәр гаиләнең табын түрендә, икмәк булып урын алыр. Иртәнге чыкның сусыллыгын кояш нурының яктылыгын, иртәнге һаваның сафлыгын, сандугач моңнарын үз эченә җыйган икмәк. Икмәк булса ил булыр!

   Әйе, галәмдә XXI нче гасыр. Ләкин туйганчы икмәк ашый алмаган балалар, ядрә шартлавыннан тетрәнгән җирләр булуына йөрәк әрни, күңел сыкрый. 

   Мин - үз илемнең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягымның урман – күлләре, таулары – болыннары, шаулап утырган иген кырлары – һәммәсе минем өчен изге.

   Фатих абый, синең тормышың, язмышың турында уйлыйм.

   Уйлыйм да үз-үземә сорау бирәм! Фатих Кәрим һәм аның меңләгән чордашларын үлемсезлеккә илтүче нинди адым булды икән? Юк...бер адым гына түгел, ә бәлки алар шушы үлемсезлеккә бәләкәйдән үк әзер булганнардыр?! Фатих абый, хәзер инде замана бөтенләй башка...

    Техника, фән бик алга китте. Мәктәпләрдә синең балачагыңдагы кебек шаян малайлар, кызлар инде җитди кыяфәт алып компьютерлар белән идарә итә.

   Мин үземнең яшьтәшләремнең йөзләренә, нурлы күзләренә карыйм.

   Фатих абый, шуны әйтә алам : өметле минем яшьтәшләремнең күзләре, карашлары.

   Безнең алда ачылмаган юллар, яуланмаган үрләр күп әле.

 

Туймазы шәһәре 1 нче санлы интернат- мәктәбенең

                                  10 нчы сыйныф укучысы Галиева Рәсимә

       Якты йолдыз


                Бәет

Якты кояшлы көндәме,

Салкын караңгы төндәме,

Бер йолдыз янды һавада-

Бер бала туды дөньяга.

 

Алла көч бирде  сабыйга –

Ул батыр булып үсте.

Ата-анасы бик  сөенде,

Рәхмәт укып изге һавага.

 

Күп вакыт та үтмәде,

Сугыш көннәре җитте.

Чакырганны егет көтмәде,

Сугышка үзе китте.

 

Яуның беренче көненнән

Тойды сугыш авырлыгын.

Берничә тапкыр качты үлемнән

Дуслыкның белде барлыгын.

 

Ул күрсәтте татар көчен,

Күп нәрсәне шагыйрь белде.

Дәһшәтле сугышта безнең өчен

Батыр булып ул үлде.

 

Фатих абый!

Зур мирас  калдырдың безгә,

Сине йөрәкләрдә саклыйбыз!

Син юл салдың мәңгелеккә –

Үрнәк синнән алабыз!

 

Башкортостан Республикасы Мәгариф министрлыгы

Башкортостан  Республикасы  Туймазы районы муниципаль районының                                 Мәгариф идарәсе

Туймазы районы муниципаль районының Туймазы шәһәре 1 нче санлы аерым фәннәрне  тирән өйрәнүче  урта ( тулы ) гомуми  белем  бирү мәктәп – интернаты муниципаль  бюджет  белем бирү учреждениясе

  

Патриот –шагыйрь  Фатих   Кәримгә XXI  гасыр кызыннан ачык хат

                                                            Эшне башкарды:

                                                                          9 нчы сыйныф укучысы

      Гафурова Алсу Рәшит кызы

                                                                                                                                     Җитәкчәсе : татар теле һәм

                                                                                       әдәбияты укытучысы

                                                                                       Чанышева Ләйсән Динар

                                                                                                                  кызы    

2013 ел

      Исәнмесез, Фатих абый!

     Сезгә  XXI  гасырда   яшәүче Алсу  хат яза. Мин сезнең өчен билгесез бер кыз – мәктәп укучысы. Башкортостан Республикасы Туймазы шәһәренең 1нче санлы интернат-мәктәбендә белем алам.

   Башкортостанның барлык халыклары сезнең туган мәктәбегезнең 100 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә җыена.  Әдәбият укытучыбыз бу хакта хәбәр иткәч, сезгә хат язмыйча булдыра алмадым. Сезнең иҗатыгыз белән мин 5нче сыйныфтан бирле таныш. “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” поэмасы мине сезнең иҗатка гашыйк итте. Сөйли башлагач, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым: “Их-ма! – ди икән, кычкырып җырлый икән...” дигән юллар һич кенә дә исемнән чыкмыйлар. Миңа күңелсез булса, шушы юлларны кабатлый башлыйм. Кәефем күтәрелеп китә, тормышка  да башкачарак карый башлыйм.

     Укытучыбыз сезнең тормыш юлыгыз, иҗатыгыз, хатыныгызга, иҗатташ дусларыгызга язган хатларыгыз, сезнең турыда кызыгызның язган истәлек-ләре  белән таныштырды. Мин һәр сүзне, һәр җөмләне йотлыгып тыңладым. Сезнең тормышыгыз, иҗатыгыз турында күбрәк беләсем килде һәм мин эз-ләнә башладым...

      Тетрәндерде, сокландырды мине сезнең язмыш,Фатих абый.

      1941 нче ел.... Фашистлар, безнең тынычлыгыбызны бозып, илебез чикләрен үтеп керделәр. Бөек Ватан сугышы башланды. Ил өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет кешеләре арасында Фатих абый сез дә булгансыз. Үзегенең “Ант” шигырегездә:

                     Мылтык тотып баскан җиремнән,

                     Бер адым да артка чигенмәм!

Шушы шигырь юлларына сез тугрылыклы булып калгансыз. Сезнең иҗатыгыз  моны дәлилли.

     Сезнең шигырьләрегез  җыр кебек: аларның кайберләре талгын гына яңгырыйлар, кайсылары ярсып аккан елганы хәтерләтә, өченчеләре, ургы-лып – ургылып аккан дәрья суы кебек, ярларына сыеша алмыйча ташып чы-галар да күңелнең иң нечкә җиренә тияләр. Син шуннан соң түзеп кара инде еламыйча !..

     Җырдай моңлы шигырьләрне Башкортостан туфрагында үскән шагыйрьләр генә яза да инде.

     Фатих абый , Башкортостан җирлегендә  бүген дә сезнең кебек талантлы шәхесләрне  күп очратырга була.

     Ләкин сез, Фатих абый, сез үзгә, сез башка...

      Туган илгә булган хисләрне шигырьләрегез аша җиткерә алдыгыз.     

           Үлем турында уйлама,                   

            Илең турында уйла,

            Илең  турында  уйласаң -

            Гомерең  озын була.

      Мин “ Партизан хатыны “ поэмасын еламыйча укый алмадым. Поэмадагы вакыйгалар укучыны тетрәндерә. Бу котычкыч  дәһшәтне  укучыга җиткерү өчен, сез хәтта  табигатьне җанландырасыз:  күл сискәнеп китә, күл өстендә, дулкыннар арасында өзгәләнеп аккош кычкыра . Бу бала һәм ана фаҗигасен тагын да арттыра, күңелләрне айкап үтә, йөрәкләрне телгәли.

      Ә түбәндәге шигырь  юллары  белән фашизмның кыргыйлыгын бөтен ти-рәнлеге белән  күрсәткәнсез :      

  Таш булып  таш башын сузды судан ,

   Ташның  да  бар гүя йөрәге ,

   Теле  булса , ул гасырлар  буе

    Әрнеп сөйләр иде күргәнен.

      Әти, әткәй, әтием, тормыш иптәшем, кадерлем...  Фатих абый, сез бит әле кызларыгызның яраткан, ягымлы, кайгыртучан әтисе, сөйгән, сөелгән ир  дә булгансыз. Сезнең кызларыгызга,  хатыныгызга язган хатларыгызны  укып хәйран калдым. Булса да булыр икән олы җанлылык, ярату...

      Сезгә  гаиләгез белән озак яшәргә насыйп итмәгән, яраткан якыннарыгызны туйганчы сөя дә алмагансыз. Язмыш сезгә карата гел рәхимсез булган бит. Өметләрегез акланмаган.

     Фатих абый, хәзер сугышлар да  юк, ләкин  гаиләләр таркала, ятим бала-ларның саны арта. Бусы инде икенче мәсьәлә...  Еллар үткән саен кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Минемчә, хәзер кешеләргә күңел саф-лыгы, рухи байлык җитми .

      Хөрмәтле Фатих абый,сезгә шул вакытларда гаиләгезгә кайтып, якыннарыгызны бәхетле итәргә насыйп булмаган. Ләкин, сез, бүген дә безнең белән, якыннарыгыз белән! Сез һаман да яш  булып калгансыз, батырлыгыгыз онытылмады һәм ул беркайчан да онытылмас! Хатымны Роберт абый Миңнуллин шигыре белән тәмамлыйсым килә:

            Окопларда туган кайнар җырлар!

            Алар яши   бар да  халыкта.

            Сезнең  гомер җырга  әверелгән,

            Җырларыгыз – каһарманлыкта!

 

     Сезгә  хөрмәт белән, Алсу.      

                                                             19 февраль, 2013 нче ел.

Межрайонный творческий конкурс «Каримовские чтения»

 

Открытое письмо Фатиху Кариму

 

Выполнила:

Ученица 7 класса

 МОКУ СОШ с. Старотураево Ермекеевского района

Мухаметгалеева Эльвира

 

Руководитель:

 Учитель татарского языка и литературы

МОКУ СОШ с. Старотураево

Каримова А.Т.

 

Исәнме, татар халкының патриот шагыйре Фатих Кәрим!

                                                                         «Бишбүләк районында бардыр бер авыл – Ает, диләр,

                                                                         Авыл башында шәп бер мәктәп бар, диләр.

                                                                         Ул мәктәпнең, һич онытмам, гаҗәеп дәресләрен,

                                                                         Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм тәнәфесләрен»

Фатих абый! Син Бишбүләк районының иң матур авылында тугансың. Ә син беләсеңме, быел бит Ает авылы мәктәбенә 100 ел тула ! Һәм ул синең исемеңне йөртә! Син исән булсаң, сиңа да быел 104 яшь булыр иде инде. Син укырга барганда, мөгаен, Ает мәктәбе ачылганга 7-8 ел гына булгандыр әле. Ә хәзер аны шундый матур, диләр!Үткән елны минем иптәшләрем сезнең авылга барып, син укыган мәктәпне, синең музееңны күреп кайттылар, аларга бик ошаган.Минем дә барып күрәсем килә син туган Ает авылын, син укыган 100 яшьлек мәктәпне. музееңны!Чөнки мин сине бик яратам һәм хөрмәт итәм, Фатих абый!

Фатих абый! Мин синең турында укытучыбыз Альмира Тәлгәт кызы сөйләгәннәрдән һәм үзебезнең дәреслектән укып беләм. Син дини, укымышлы гаиләдә туып  үскәнсең. Әтиең Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдырган. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар язган. Яшәп килгән тәртипләрне яратмый, байлыкка кызыкмый, ярлылыкны да хуп күрми. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, 1918нче елны дөнья куйган.

Әниең Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Сез дә аның моңлы тавышын тыңларга яраткансыз.

Синең  поэзиягә булган мәхәббәтең ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлаган бит. Чөнки син үзең бу хакта болай дип язгансың: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…»

Ә инде әдәбият белән ныклап кызыксынуың әтиең үлгәч башланган. Чөнки  һәр көнне, әниеңне елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыткансың.

Шулай итеп, 12 яшеңә кадәр туган авылыңда яшәгәч, 1922 нче елда Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга кергәнсең.Ләкин  Казанда яшәгән абыең Габдулла сине үзе янына чакыра. 1929 нчы елда син Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлыйсың. Шушы елларда синең беренче шигырьләрең матбугатта басылып чыга да инде. «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналларында синең шигырьләрең басылып чыга.

1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайтасың.Ләкин 1938 нче елда син кулга алынасың. Мулла улы буларак, имеш, син, сыйнфый көрәшкә зыян китергәнсең: үзеңнең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергәнсең һ.б. Бу вакытта сиңа әле 30 яшь тә тулмаган була.

      1939 нчы елны хөкем була. Сиңа аена бер мәртәбә гаиләңә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатының  Кадрия апа, ике яшьлек кызың Ләйләне  ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра торган булган.   Югары суд утырышы сине 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык  хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә  һәм  сине Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, син иҗат итүдән туктамыйсың. Шигырьләреңне күңелендә ятлап саклыйсың. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан  кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп куя торган булгансың         

Сөекле хатының Кадрия гаделлек эзләп, бер шәһәрдән икенчесенә чаба, синең гаепсез булуын исбат итү өчен көрәшә. Язучы дусларың да сине  азат итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар. Сугыш башлангач,  үзең дә, фронтка җибәрүләрен  сорап, гаризалар язасың. Ниһаять, 3 елдан артык вакыт үткәч, 1941 нче елда сине  Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар, һәм 3 нче декабрьдә азат итәләр.

Үзеңең төрмәдә какшаган сәламәтлеген ныгытып та өлгерә алмыйсың, берничә атнадан үзең теләп фронтка китәсең. Башта гади солдат булып йөрисең, аннары взвод командиры итеп билгелиләр. Антыңа тугрылыклы булып, «Ватаным өчен» дип, дошманга каршы сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтәсең. 

Сугыш елларында бит син 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 чәчмә әсәр, 5 пәрдәле драма, бик күп җырлар язгансың. Күп шигырьләреңдә туган якларыңны, Дим буйларын, Идел буйларын өзелеп сагынуың турында сөйлисең. Моңаю, туган якны, сөекле иптәшеңне сагыну белән бергә сабырлыкка өндисең.

Фатих абый! Син бит балалар өчен дә төрле жанрдагы әсәрләр – шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язгансың. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл», «Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Үлем уены», «Гөлсем» һ.б мин бик яратып укыдым. Ә инде синең “Ант” шигыреңне без сыйныфыбыз белән яттан сөйләдек. Синең язган поэмаларыңны укыганда ирексездән күздән яшьләр чыга. Ничек син шундый да йөрәккә үтеп керерлек, елатырлык әсәрләр яза алдың ул, Фатих абый?! Туган илеңне, туганнарыңны, гаиләңне өзелеп сөйгәнгәдер инде, шулай бит!

 « Фатих Кәрим –һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”-, дип язган бит Луи Арагон.

«Вак - төяк турында язарга булыр иде дә, шигырьләрнең турында әйтми калырмын дип куркам. Барысыннын да миңа бигрәк «Сибәли дә сибәли», «Кайгы», «Таң», «Окоп» дигән шигырьләрең ошады. Менә, ичмасам, чыннан да настроение шигырьләре. Укыйсың җан чистарып,сафланып киткән төсле була. Авыр да , монсу  да, ләкин ерак тугел «тавис кошы төсле» булып кояшның жилкенеп торганын курәсең. Рәхәт булып китә» дип әйткән бит Фәтих абый Хөсни дә синең шигырьләрең турында.

  Син һаман дәртләнеп ижат итәсеӊ.1944 елнын май аенда язган хатыңда син болай дисеӊ: «минем яза башлаган бик кызыклы әйберләрем бар.Алар сыйфатлары белэн моңа чаклы язылган әйберләрдән югары булырлар дип ышанам. Мин үземдә тагын да ныграк үскән иҗат көченә нык ышанам.Әле сокланырлык әйберләр язармын әле мин».

Бик кызганыч, сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 нче елның 19 нчы февралендә командованиенең әһәмиятле боерыгын үтәгәндә Кйнчыгыш Пруссиядә һәлак буласың.

 Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда;

Бик биеккэ, зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда. -Бу шигырең үзең турында язылган шикелле.

Сугыш дәвамында хәрби батырлыгың өчен сиңа күп тапкырлар рәхмәт белдерелә. Кызыл йолдыз ордены, берничә медаль белән бүләкләнәсең. Соңгы батырлыгың өчен сиңа, үлгәннән соң, икенче орден – «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бирелә.

 Фатих абый! Синең каберең бик ерак җирдә кала. Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегендә монументта мәңгеләштерелә.

Синең шигырьләреңә композиторларыбыз көйләр дә язган. «Яз җитә», «Күбәләк» җырларын без бик яратып җырлыйбыз. «Кемгә сөйлим серләремне», «Кайтыр әткәң», «Кала яшьлек», «Син еракта», «Аның дәфтәреннән» җырларын да тыңлаган бар.

Татар шагыйре Гали Хуҗиевның сиңа  багышлап язылган «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасында әйтелгәнчә:

 Син үлмәдең, дустым!

 Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.

 Синең гомерең – илең өчен яну,

Ә җырларың – гомер чәчәгең.

Безнең йөрәктәге ялкынлану

Бу синең дә җирдә яшәвең.

Фатих абый! Мин синең белән бик горурланам. Син гомереңнең теләсә кайсы чорында да узеңнең шагыйрь икәнеңне, халкыңа тугрылыклы булырга тиешлеген онытмадың. Безнең тыныч тормышыбыз өчен, илебез өчен уз гомереңне бирдең.

Сине хөрмәт итеп,Ярмәкәй районыны Иске Турай мәктәбенең  7 сыйныф укучысы Мөхәммәтгәлиева Эльвира.

Исәнмесез, Фатих абый!

Сезгә, буыннар аша сәламнәр җибәреп, 5 нче сыйныф укучысы Булат хат яза.

Бу хатымны мин мәктәп музеенда язам. Музей түрендә-сезнең фотосурәтегез.Сез безгә елмаеп карап торасыз. Экспонатлар сезнең тормышыгыз, иҗатыгыз турында сөйли. Китапларыгыз да музейда урын алган. Укытучыбыз безгә сезнең турында бик күп сөйләде. Сезнең кылган батырлыгыгыз безне сокландыра, иҗатыгыз уйландыра. Купме дусларыгыз сугыш кырында ятып калганнар. Сез үзегез дә ничә тапкыр үлемне кичергәнсез. Соңгы сулышыгызга кадәр көрәшкәнсез. Гәүдәгез ерак җирләрдә калса да, шигырьләрегез-туган ягыгызда. Минем кебек малайлар, кызлар аларны укыйлар, сәхнәләрдән сөйлиләр. Сезнең иҗатыгыз беркайчан да үлмәячәк.

Мин үзем әле мәктәптә укыйм. Безнең мәктәп укучылары сезнең туган ягыгызда да булганнар, сез сугышып йөргән җирләрне дә күргәннәр. Бераз үсә төшкәч, мин дә сезнең эзләрегез буйлап сәяхәт итәрмен дип уйлыйм. Сезнең туган җирегезне, балык тоткан Дим елгасын күрәсем килә. Куркыныч сугыш узган, сез гомерлеккә ятып калган ерак җирләр дә мине кызыктыра. Бу - әлегә хыял гына. Миңа әле күп укырга кирәк. Үсеп җиткәч, кем булырмын,  хәзергә - билгесез. Бәлки программист, яисә токарь, журналист һөнәрен сайлармын. Кем генә булсам да, үземнең илемә, милләтемә тугрылыклы, чиста күңелле, киң йөрәкле, гап-гади кеше булып каласым килә. Сезнең кебек кеше...

 

Мин хатымны тәмамлыйм.  Сез безгә һәрнәрсәдә үрнәк!

                               Булат. 19.02

Нуриев Булат,Түбән Кама шәһәре 27 нче урта мәктәпнең 5 А сыйныфы

укучысы

Җитәкче  Гыйләҗетдинова З. З. татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Патриот- шагыйрь Фатих  Кәримгә ачык хат.

 

Минем яраткан шагыйрем Фатих Кәрим!Сиңа  хат яза Ярмәкәй районы Иске Турай урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Исламова Ландыш.

“Син “ дип эндәшкәнгә ачуланма инде,Фатих абый, мин сине яратканга күрә шулай дип әйтәм.

Фатих абый! Менә тагын җиргә салкын кыш килде.Синең сугыш кырларында батырларча һәлак булуыңа быел 19 февральдә 67 ел була. Ә син беләсеңме, сине бит халык бер генә дә онытмый.Син үзеңнең язган шигырьләрең белән мәңге безнең күңелләрдә яшисең. Иҗатың һәм сугыштагы батырлыгың белән Татарстанда, Башкортстанда гына түгел,бөтен Русиядә билгеле шагыйрьсең син. Чын мәгънәсндә татар шигьриятенең горурлыгы булып торасың.Ә француз язучысы Луи Арагон әйткәнчә “һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат”.

Ә синең дөньяга килүеңә быел 9 январьдә 103 ел булды.Мин беләм, син җырларда җырланган, куе әрәмәләр, чәчкәле яшел тугайлпр аша аккан зәңгәр тасмадай ямьле Дим буендагы Ает авылында туып үскәнсең. Дим буеның гүзәл табигате, челтерәп аккан саф чишмәле сулары халкыбызның күп кенә җырларында мактала. Шундый матур табигатьле якта аунап үскәнгә дә, бәлки, син шагыйрь булып киткәнсеңдер, әйеме?! Бәлки, шигырьләр ярату әтиеңнән күчкәндер, ул да бит үзе өчен генә булса да шигырьләр чыгарган, аларны сезгә сөйли торган булган. Ә бәлки, әдәбият белән кызыксыну синдә, әтиең мәрхүм булгач, һәркөнне әниеңнән  “Сак-сок” бәетен укытканнан соң башлангандыр?! Гомумән, сезнең гаиләгезгә, Фатих абый, шигърият җанлы кешеләр генә җыелган дип уйлыйм мин. Чөнки, минем белүемчә, синең апаң Мәрьям да, абыең  Габдулла да  шигырьләр язу белән мавыкканнар.Ает авылының гүзәл табигате шулай иҗатка илһамландыргандыр инде сезне барыгызны да, шулай бит! Шундый патриот-шагыйрьне тудырып-үстергән гүзәл табигать почмагын  минем дә бик күрәсем килә!!!

Фатих абый, синең беренче шигырең “Хәзер сезнең белән” дип аталган. Ул шигырьдәге курайчы малайны синең үзеңә охшатам мин. Ул малай да, кураенда шатлык көйләре уйнап, башкаларны сөендерә, син дә үзеңнең язып калдырган матур шигырьләрең белән безне сөендерәсең.

Тик мин шуны аңламадым, Фатих абый, син шундый шагыйрь җанлы кеше була торып, ни өчен  Казан шәһәренең әдәбият- сәнгать уку йортына түгел, ә җир  төзү техникумына укырга кердең?Ни өчен Бәләбәй шәһәренең педагогия техникумын укып бетермәдең?Абыең янында укыйсың килдеме икән?

Ни генә булмасын, син бит нәкъ менә шул Казанда укыганда  шигырьләр яза башлагансың, шулай бит?Сигез ел эчендә син ун китап чыгарырга өлгәшәсең!Нинди зур дәрт булган синдә иҗат эшенә ул елларда! Әгәр,нахакка гаепләнеп, тоткынлыкта интегергә туры килмәгән булса, син тагын никадәр китап язар идең!

Син бит,Фатих абый, тоткынлык елларында да шигырьләр иҗат итүдән туктамагансың. Миңа синең “Күбәләк” шигырең бигрәк тә ошый.Мин әле аның җырын да ишеткәнем бар:

Кызым, синең эшең бик күп:

Бакчага барасың да

Күбәләк куып йөрисең

Чәчәкләр арасында.

Шул ук вакытта гаиләңә дә җылы хатлар язгансың. Истәлекләрдә чагылганча, үлем белән йөзгә-йөз килгәндә дә Кадрия апага олы мәхәббәтеңне саклагансың.Меңнәргә үрнәк булырлык мәхәббәт! Мин синең рух ныклыгыңа, батырлыгыңа сокланам. Һичшиксез, мин бераз гына булса да сиңа охшарга тырышачакмын.

Әйе,1937 елның 3 январендә сиңа  “халык дошманы” дигән исем тагыла.Ничек инде син халык дошманы буласың ди?!Имеш, әтиең мулла булган аркылы, комсомолга кергәнсең, троцкийчылар белән элемтәдә торгансың! Комсомолга керү гаеп эшмени? Сине генә түгел,ул елларда  башка бик күп язучыларны, шагыйрьләрне дә нахакка гаепләп, төрмәләргә утыртканнар, сөргенгә җибәргәннәр бит. Нинди каты бәгырьле кеше булган ул Сталин!

Ә бит синең гаепсезгә хөкем ителүең белән тормыш иптәшең Кадрия апа бер дә килешә алмаган.Сине яратуы, сиңа ышануы көчле булгандыр инде, дип уйлыйм мин.Синең белән нибары биш ел гына яшәп кала бит ул! Сине төрмәдән азат итәр өчен, гаделлек өчен көрәшеп, ул бит хәтта берничә тапкыр Мәскәүгә үк барып җитә, кабаттан экспертиза эшләтә.Кадрия апаның һәм башка кайбер язучыларның тырышлыгы бушка китми, сине 1941 елның декабрендә төрмәдән чыгаралар. Бөек Ватан сугышы башлангач, син үзең дә сугышка җибәрүләрен сорап, гаризалар язгансың бит, шулаймы?Әлбәттә, бөтенесе Ватанны саклап сугышканда, ничек инде тырмәдә чыдап ятарга мөмкин?Кайтып, 27 көн үтүгә, 30 декабрьдә син инде фронка китеп тә барасың.Хәтта Яңа ел бәйрәмен дә гаиләң белән үткәрмәгәнсең!

Фатих абый, сугышка китеп ике атна тулыр- тулмас вакыт үтү белән,1942 елның 11 январендә  язган “Ант”шигыреңне мин тетрәнмичә укый алмыйм. Күз алдыма кызларың Ада, Ләйлә һәм сөекле тормыш иптәшең Кадрия апа килеп баса. Һәм син -каһарман сугышчы.Син алар алдында ант итәсең:

Синең өчен,шушы балам өчен,

Нәселем өчен, туган ил өчен

Мылтык тотып җаскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм!

                                    (“Ант”)

Бу шигырь кыска гына - бары унсигез юл.Әмма ул үзенә никадәр фаҗигане, гомергә хәтердә уелып калырлык күренешләрне һәм хисләрне сыйдырган!

Сугыш яланында да гаҗәеп кыюлыклар күрсәткән кеше син. Бик тиз офицер дәрәҗәсе алгансың, разведчик һәм взвод командиры булгансың.Дәһшәтле сугыш кырында син, Фатих абый, дошманнарга каршы мылтыгың белән генә түгел, каләмең белән дә сугыштың бит.Бертуктаусыз туплар шартлап, пуля явып торганда да синең күңелең иҗатка тартыла.Сугыш аз гына тынып торган араларда, йокы, ял исәбенә,кирза итегеңнең кунычын өстәл итеп син һаман язу белән шөгыльләнгәнсең, дәртләнеп иҗат иткәнсең. Шундый авыр шартларда син бит унга якын поэма, баллада, йөзләгән шигырь, ике повесть һәм бер пьеса язарга өлгәшкәнсең. Ә тыныч вакытта никадәр язар идең микән син! Мөгаен, син, Фатих абый, фронт шартларында иң күп һәм берсеннән- берсе гүзәл әсәрләр тудырган татар шагыйредер.

Әлбәттә, Фатих абый, синең язган әсәрләреңне бастырып чыгару белән Кадрия апа шөгыльләнгән.Ләкин шундый чын йөрәктән чыккан бу әсәрләрне ничек басмасыннар инде! Мин, мәсәлән,синең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Партизан хатыны”, “Гөлсем” кебек поэмаларыңны еламыйча гына укый да алмыйм.Укыганда үксеп бетәм, чөнки мин ул вакыйгаларны күз алдыма китерәм, йөрәгемнән үткәрәм.Менә бит син ничек кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп яза беләсең, Фатих абый!

Нинди үкенеч,сугыш бетәргә ике ай ярым калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг шәһәре янында син батырларча һәлак булдың.Синең каберең 1954 елда гына, һәлак булуыңнан соң 9 ел үткәч кенә табылды һәм туганнар каберлегенә күчерелеп күмелде.Ә Кабер өстендәге һәйкәлгә мондый сүзләр язылган:”Лейтенант Фатих Кәрим- татар шагыйре.Немец басып алучылары белән сугышта геройларча һәлак булды”.

Фатих абый, үзең язган шигырь юллары синең үзеңә бик тә туры килә:

Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда:

Сагынган саен без аны

Бик биеккә,зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда.

                    (“Шулай үлде Ватан улы”)

Багратионовск шәһәрендә синең каберең өстенә1957 елда ук мәрмәрдән һәйкәл куйдылар.Шул ук шәһәрдә синең исемеңне йөрткән урамның беренче санлы йортында мәрмәр такта ачтылар.Иң яхшы пионер отряды да синең исемеңне йөртә.

Синең хөрмәтеңә Бәләбәй  педагогия училищесы бинасына да, 1984 елда, синең тууыңның 75 ел тулу хөрмәтенә мемориаль такта куйдылар.Ә училище музеенда синең тормышыңа, иҗатыңа багышланган төрле экспозицияләр урнаштырылган.Болар турында безгә татар теле укытучысы  Кәримова Альмира Тәлгәт кызы сөйләде.Чөнки ул Бәләбәй педагогия училищесында укыган һәм боларны үзе күргән. Мемориаль такта ачу тантанасына безнең районның күренекле язучысы, драматургы,публицисты  Мөкәрәмә Садыкова да барган булган. Ә быел Ярмәкәй сабан туенда,80 яшь тулу уңаеннан, аңа Ярмәкәй районнының Почетлы гражданины исеме белән беррәттән Фатих Кәрим премиясе дә бирелде.

Ә синең туган авылыңда сине бөтенесеннән дә ныграк хөрмәтлиләр, Фатих абый. Район үзәгендә дә, Ает авылында да синең исем бирелгән урамнар бар, хәтта Ает авылының мәктәбе дә синең исем белән атала дип сөйләде безгә укытучым. Мәктәптә синең иҗатыңа багышланган махсус почмак та бар икән.1971 елда синең йорт музеең ачылу тантанасына хәтта безнең мәктәнең ул вакыттагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Фәния апа да барган булган.Аның исеменә җибәрелгән чакыру кәгазе әле дә саклана татар теле кабинетында. Ә хәзер анда яңа музей да ачканнар инде. Барып күрәсе иде синең музееңны, Фатих абый!

Ә беләсеңме, Фатих абый, исән булсаң, безнең якларга да кунакка килер идең. Без бит “күршеләр” генә. Безнең Ярмәкәй якларының табигате, Ык буйлары да бик матур.Бездә тырыш һәм эшчән кешеләр яши.

Без татар әдәбияты дәресләрендә синең әсәрләреңне өйрәнәбез.Ә туган тел атналыкларында синең тормыш юлың, иҗатың буенча иншалар язабыз, шигырьләреңне яттан сөйлибез, стена газеталары чыгарабыз, викторина сораулары белән эшлибез.Кыскасы, Фатих абый, без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.Ә беләсеңме, Фатих абый, булдыра алсам,мин синең тормыш юлыңны, иҗатыңны чагылдырган кино төшерер идем.Синең үрнәгеңдә кешеләр туган төягебезне тагын да ныграк яратырга; үзләрен, якыннарын хөрмәтләргә, мәгънәлерәк яшәргә өйрәнер иде.

Кадерле Фатих абый! Синең  изге теләгең тормышка ашты: батырлыгың хәзер җыр булып яңгырый:

Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәкәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

                            ( “Теләк”)

 

Исследовательские работы

 

Муниципальное учреждение Отдел образования

МР Буздякский район Республики Башкортостан

муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение

средняя общеобразовательная школа №1 с. Буздяк

 

(информационно-реферативная работа)

 Выполнила :

Булатова Алсу,

                                                                              ученица 10 класса

                                                       Руководитель :

Мустафина Зиля Равиловна

 

 

Введение

 

У каждого времени свои герои. Годы над ними не властны. Словно яркие звезды загораются они на небосводе, и их свет помогает нам с вами быть духовно сильными, твердыми, выносливыми, несгибаемыми и мужественными. Как стать героем? Мы часто задаем себе этот вопрос. Здесь все имеет значение, все сочетается: наследственность, трудолюбие, целеустремленность, последовательность в своих действиях. В нашей жизни есть ценности соизмеримые и несоизмеримые. Можно много и долго рассуждать, что лучше - семья или приверженность избранному идеалу, Родина или заграница…

9 января 2009 года исполнилось 100 лет со дня рождения, 15 февраля 2012 года исполняется  103 года  известному татарскому поэту Фатиху Кариму, погибшего в Великой Отечественной войне. В этом году 67 лет Победы над фашисткой Германией. Даже спустя столько лет, мы, нынешнее поколение, должны помнить эту Великую Победу – победу в Великой Отечественной войне. Никто не забыт, ни что не забыто!

Эта тема бесспорно актуальна. Победа, добытая ценой смерти одних и непомерными тяготами других. Великая Отечественная война сплотила наш народ, Победа научила жить общим домом. Ради памяти о жертвах, ради собственного же блага  и светлых судеб своих потомков  не смеем все мы  забывать этот великий урок.

Фатих Карим был талантливым поэтом, героической личностью. В предвоенные годы он на себе испытал трагедию кровавых репрессий. Его арестовали, и, как ни старались его сломить, он не сдался. Вместе со штрафным батальоном отправился на фронт. За свои подвиги был награжден двумя орденами. И когда до победы оставалось совсем немного, отважный поэт-командир погиб.

 

Жизнь и творчество Ф. Карима исследованы достаточно. Для изучения они включены  в школьную  программу татарских школ. Биографические сведения, анализ произведений поэта можно найти в учебниках-хрестоматиях для татарских школ. Для русскоязычных учащихся материала о поэте, стихотворений  на русском языке недостаточно. Есть небольшие  сведения на русском языке в Интернете.

 Цель нашей исследовательской работы: изучив жизнь и творчество Ф. Карима, подготовить материал для распространения на русском языке.

 

Задачи моей работы:

 

- изучить детство и юность поэта, жизнь Ф. Карима в предвоенные годы;

- сделать обзор по творчеству Ф. Карима;

- сделать переводы некоторых стихотворений поэта на русский язык.

 Данную работу можно использовать на занятиях в детских садах, на уроках и внеклассных мероприятиях в школах и других учебных заведениях.  

 Глава I.

«А я, Отчизны рядовой солдат…».  Биография Фатиха Карима

 

Серьезное это дело рассказать людям о добром и честном человеке, пронесшем любовь и преданность своей семье и Отчизне через всю свою жизнь, жизнь достойную. Биография Фатиха Карима проста, а вместе с тем сложна и интересна, так как жизненный путь его не был ровным и гладким. Немало испытаний выпало на его жизненном пути.

Фатих Карима (Фатих Ахметвалеевич Каримов) родился 9 января 1909 года в селе Аитово ныне Бижбулякского района. Он был одиннадцатым ребенком в семье указного муллы. В 1918 году семью настигает большое горе – умирает отец. В 1922 году Фатих приезжает в город Белебей и поступает на подготовительные курсы педагогического техникума.

В 1924 году будущий поэт уезжает к брату в Казань.

В 1925 – 1928-е годы он учится в Казанском техникуме земледелия, активно работает в общественных и студенческих организациях. Ф. Карима, как сына муллы, пытались исключить из комсомола. Но, видимо, сыграл авторитет брата – поэта Габдуллы Каримова, Верховный комитет ВЛКСМ не подписал указ. Фатиху была дана возможность закончить техникум. 1925 год. Фатих и Кадрия встретились на лекции в землеустроительном  техникуме. Встретились, чтобы больше никогда не расставаться. Девятнадцать лет отмерила судьба двум влюбленным сердцам для совместной жизненной дороги. Фатих и Кадрия оба одного года рождения, 1909 года, и даже внешне были похожи: волнистые волосы, курносый нос, взглядом притягивали друг друга. Кадрия Ишукова родилась в Петербурге, но их семья из Буинского района, деревни Суыксу. Отец Гайнутдин Ишуков из Буинского района.  Предприниматель, имел в Петербурге на Невском проспекте свой галантерейный магазин.

Когда Кадрие исполнилось 11 лет, мать Уммегульсум – умирает. Кадрия испытала трудности жизни сироты. Она тянется к знаниям, приезжает в Казань.  К  Кадрие  жизнь была беспощадной. Она была вынуждена покинуть техникум со II курса,  устроилась работать в мастерскую, изготавливающую детали для железных дорог.

После окончания техникума Фатих работает ответственным секретарем газеты «Юный ленинец», а также в редакции «Крестьянская газета». Вскоре имя молодого талантливого поэта становится известным читателям. За небольшой срок Фатих Карим снискал славу поэта-лирика. Одним из первых среди татарских поэтов был принят в Союз писателей СССР.

 В 1931году Фатыха Карима призывают на действительную службу в рабоче-крестьянскую Красную Армию. Три года разлуки, письма, письма, а в них стихи. По возвращении из армии Фатых Карим становится ответственным секретарем редакции детско-юношеской литературы Татарского государственного издательства. Любимая работа, любимая семья, несколько лет счастья и радости.   

 Период с 1930 по 1937 год был для него особенно насыщенным: в свет вышли больше десятка поэтических и прозаических книг поэта.

 1937 год.  Над поэтом сгущаются тучи.

Ф.Карим чувствовал свой арест. Летом 1937 года жену, которая была  в положении, с дочерью Адой отправил «отдыхать» к родственникам в Уфу.

 В 1937 году как «чужеродный элемент» Ф.Карим был объявлен врагом народа. 3 января 1938 года (в годы репрессий) Ф. Карима арестовали и осудили на 10 лет.

До 3 декабря 1941 года - 4 года - Ф. Карим прошел через Смоленские тюрьмы, лагеря ГУЛАГа.

Но поэт не был сломлен. Он боролся за свою честь, объявлял многодневные голодовки, требовал продолжения следствия. Друзья хлопотали, старались его вернуть.

Осужденный на десять лет за поэму «Аникин», якобы являющуюся клеветой на Советскую Армию, Фатих Карим был оправдан, вернулся домой. Через 27 дней был призван на фронт.

Фатих Карим прошел всю войну. Служил рядовым, потом командиром взвода. Трижды был тяжело ранен, но после выздоровления возвращался в строй. За боевые заслуги Фатих Ахметвалеевич Каримов был награжден орденами Красной Звезды и Отечественной войны I степени, а также медалями. Не раз получал благодарности от Верховного командования. читателям  поэта становится известным читателям ы "ественных и студенческих организациях.

     Ему было 36 лет, когда 19 февраля 1945 года, выполняя боевое задание, он геройски погиб на подступах к Кенигсбергу.

С фронта  Кадрия получила посылку, в которую сложили письма, сапоги, пробитую пулями шинель мужа, поэта  - Ф. Карима, до конца своих дней   она не верила в его смерть.

Кадрия Ишукова умерла в Казани 14 июля 1968 года. Ей было 58 лет.

Остались наследники: дочь Ада, внук Оскар; дочь Лейля, внук Артем.

Дочь Лейла вспоминает:

- У нас не было ни бабушек, ни дедушек. После гибели отца мама работала целыми днями и очень уставала. А вечером втроем, я, мама и сестра, садились у натопленной печки в нашей комнате и читали папины письма. Он часто писал маме. Слова любви, нежности, заботы. Каждое письмо я знаю наизусть. Мама прожила пятьдесят восемь лет и умерла в 1968 году. Самая прочная и благородная любовь у человека бывает тогда, когда она единственная на всю жизнь. Быть преданным, верным своей любви - это значит оставить частицу себя в любимом человеке.

 Глава II.

«Ради песни лишаемся сна…».  Обзор по творчеству поэта.

 

Первый сборник стихов Фатиха Карима «Начальная песня» вышел на татарском языке в 1931 году. Поэмы «Пятьдесят джигитов», «Седьмая печь», «Свет молнии» — популярные произведения поэта. Вся талантливая молодежь тянулась к нему. Фатих Карим оказался достойным учеником Такташа, впитал в себя его традиции. Он учился и на произведениях Тукая, Лермонтова, Маяковского. Примером для него всегда были Горький, Николай Островский, Фадеев, создавшие бессмертные образы героев революции, самозабвенных борцов за счастье народа.

За небольшой срок Фатих Карим снискал славу поэта-лирика. Одним из первых среди татарских поэтов был принят в Союз писателей СССР. Период с 1930 по 1937 год был для него особенно насыщенным: в свет вышли больше десятка поэтических и прозаических книг поэта.

В годы Великой Отечественной войны (1941-1945), в годы  суровых испытаний поэтический талант Фатиха Карима достиг своего расцвета. Были созданы прекрасные, проникнутые горячим чувством патриотизма строки. В промежутках между боями, под свистящими пулями или при свете коптилки в блиндаже рождались поэмы, стихи, песни. Некоторые из них потом вошли в золотой фонд многонациональной  советской поэзии. Об этих произведениях очень тепло отзывался великий татарский поэт Сибгат Хаким.

В годы войны вышли два сборника стихов Фатиха Карима – «Любовь и ненависть» и «Мелодия и сила». Его героические и лирические стихи публиковались во фронтовых газетах. Очень популярны в те годы были поэмы «Сын Волги», «Гульсум», «Пляска смерти», «Жена партизана», повести «Записки разведчика», «Весенняя ночь», пьеса «Шакир Шигаев», десятки других произведений. Трудно себе представить: всего за четыре года, с 1941 по 1945-й, Фатих Карим - сапер, разведчик, пройдя тысячи километров, написал за годы войны 8 поэм и баллад, 2 повести, 1 пьесу, около 150 стихотворений.

Ему было 36 лет, когда 19 февраля 1945 года, выполняя боевое задание, он геройски погиб на подступах к Кенигсбергу.

 Наверное, судьба, а может, большой талант человека дает  толчок к рождению вдохновенных строк:

 Я буду сокрушать врага и как поэт, и как солдат.

А коль погибну – жизнь мою мои детишки повторят.

 

Глава III.

“Не думай о смерти...”. Переводы  cтихотворенийФ.Карима на русский язык.

 

Многих привлекает к себе поэзия Ф.Карима, не осталась безучастна и я. Я изучила переводы стихов Ф. Карима на русский язык. Есть переводы Б.Дубровина, П.Шубина, Я.Смелякова, Р.Морана, В. Потаповой, собранные в сборнике стихов “Ант” (“Клятва”, выпущенного татарским книжным издательством 1978 г.)

Сначала я, чтобы не сбить себя со своего ощущения, своего воспрития стихов поэта, специально не вчитывалась в имеющиеся переводы, переводила сама, обрабатывала и только потом провела сравнение с литературными переводами.

 

”Иптәш”

Канлы башын салып пулеметка

Үлде иптәш...

Үләр алдыннан

Ялкынлы күз карашллары белән

Чакырып алды мине янына.

Аның кулларында – минем кул,

Кулларымнанн сыйпап әйтте ул:

“Башың түбән имә, әгәр минем

Тыныч үлүемне теләсән;

Илле фашист исән йөрер иде әле,

Мин бирегә килеп улмәсәм.

 

(Ф.Кәрим, 1942)

 

“Товарищ

Умер товарищ,

Припав к пулемету

Головою, пробитой свинцом;

Он взглядом,

 исполнен последней заботы,

Меня подозвал пред концом.

 

В глаза мои глядя

И руки мне гладя,

Сказал: Головы не клони!

Коль я бы не умер здесь,

гибель приемля,

Полсотни фашистов топтало

бы землю,

А ныне – в могилах они!

 

(Перевод П.Шубина)

 

 

 

“Товарищ

Окровавив пулемет,

умер товарищ мой…

Умирая, махнул

рукой больной.

Подозвал меня к себе,

И завещал он мне:

Не горюй, не плачь,

не роняй слезу!

Коль хочешь, чтоб пришли

Мы  к                                      победному концу!

А умираю здесь я не зря:

Прихватил с собой

полсотни фашистов я.

А если б умер я не тут,

Полно фашистов ходило

бы вокруг.

(Перевод А.Булатовой)

 

 

 

“Сибәли дә сибәли”

Төнге җилдә көзге яңгыр

Сибәли дә сибәли;

Янымдагы иптәш кенә

Миңа берни сөйләми;

Уема д кертмәдем мин

Аның бу төн уләсен,

Разведкадан кайткан чакта

Тиде немец пулясы.

Өс-баш юеш. Көрәкләргә

Үзле балчык сылаша;

Кабер казыйбыз тынлыкта,

Җил генә ыңгыраша.

 

(Ф.Кәрим, 1942)

 

 “ Кереш  җыр”

Мин рядовой солдат бу сугышта,

Тик бер нәрсәм белән аерылам:

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йоклымыйм шатлык, кайгыдан.

Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп почмагында утырам,

Аламын да куен дәфтәремне,

Янып, җыр язырга тотынам.

Ут булмаган җирдә ай яктыра,

Җыр хакына кала йокылар;

Окоплардагы язган җырларымны

Хөрмәт белән дуслар укырлар.

 

(Ф.Кәрим, 1942)

 

 

“Моросит  и  моросит...”

Беспросветно дождь осенний

Моросит и моросит.

Милый друг раскинул руки,

Губы стиснул и молчит.

Что погибнет мой товарищ,

 я не думал                                                         не гадал.

От немецкой вражьей пули

На разведке он упал.

От дождя намокли спины.

Все товарищи молчат.

Только скорбные лопаты

В яме глинистой стучат.

(Перевод Я.Смелякова)

 

Окопная песня

 

Я на войне лишь рядовой солдат,

Но отличаюсь в роте я одним:

Друзья мои, солдаты, ночью спят,

А я не сплю, волнением томим.

Мне вдохновение мешает спать,

Давно веселый разговор затих.

Я достаю походную тетрадь,

Записываю свой нестройный стих.

Коль нет огня, посветит мне луна;

Веду беседу с песнею моей.

Когда в окопе песня создана,

То с нею в лад поют сердца друзей.

 

 (перевод  Р.Валеева)

 

 

 

“Моросит и моросит”

Темная ночь. Дождь

осенний

Моросит и моросит

Только друг мой верный

Ничего не говорит.

 

Возвращаясь из разведки,

Настигла вражья пуля вдруг...

Никто не думал

не гадал, что

В эту ночь, умрет

наш друг.

 

К лопате липнет глина.

Могилу роем в тишине,

И только тихо ветер воет

На злобу мне и всей отечественной войне.

(Перевод А.Булатовой)

 

 “Вступительная песня”

 

На этой войне от радости и горя я не сплю,

Ведь очень Родину свою люблю!

А я, Отчизны рядовой солдат,

чему я очень горд  и рад!

 

А в голове ни минуты покоя,

Сижу с тетрадью на поле боя,

Пишу стихи о Родине своей

И нету края мне милей.

 

Там где нет света, светит луна

Ради песни лишаюсь  я сна

Песни, написанные в окопах,

С почтением прочитают друзья.

 

(перевод Булатовой А.)

 

 

Переводы стихотворений Ф.Карима можно найти и в Интернете.

                     Советский солдат

Словно птица, бьёт крыльями ветер,

Разметал облака над землёй,

И стоят на дорогах озёра

С дождевою осенней водой.

Дождевая вода льётся с касок

И стекает за воротник,

Под намокшие полы шинелей

Ветер с новою силой проник.

Но дымятся спины от пара,

Режет плечи мешок вещевой.

В нём патроны, запалы. Гранаты

За ремнём. Весь набор боевой.

Вены вспухли: у нас много крови.

Нетерпеньем и силой горят

Наши чувства. Готов к наступленью

И к победе советский солдат.

Есть у каждого в тайном кармане

От любимой последняя весть.

В каждом сердце о матери память

И священная клятва есть.

Мы прорвёмся сквозь огненный ливень,

Опрокинем врага и сметём.

Мы — солдаты советской Отчизны,

Для неё и живём, и умрём.

 

(перевод В.С.Думаевой-Валиевой)

 

 Совет солдаты

Канатларын кагып, сызгыра җил,

Тузып-тузып, оча күк болыт;

Тамчыларын коя көзге яңгыр,

Җыела су юлга, күл булып.

 

Башны саклый торган каскалардан

Җилкәләргә салкын су ага;

Манчып алган кебек шинельләрнең

Салмак итәкләрен җил кага.

 

Гранаталар билдә, капчык иңдә,

Анда патрон, анда запаллар;

Иңбашларын кисә капчык бавы,

Тирле аркалардан калка пар.

 

Ә тамырлар бүрткән: кан күп бездә,

Көч күп бездә - әйди ашкыну;

Совет солдатының йөрәгендә

Шаулап бара hөҗүм ташкыны.

 

hәр солдатның күкрәк кесәсендә

Туганнардан килгән хаты бар;

hәр солдатның гадел вөҗданында

Ватанына биргән анты бар.

 

Кызганмыйбыз көчне... Яшь гомерне

Кызганмыйбыз кирәк урында;

Ут давылын ерып үтәбез без

Илне азат итү юлында.

 

Кинжал

Пора! Час пробил искупленья.

Окопы ранами земли

Остались сзади. В наступленье

Мы на рассвете перешли.

Дрались за пядь, а не за сажень.

Восточный ветер гнал, пыля,

Перед собой на запад сажу.

Стояла вздыбленной земля.

В атаке-драке рукопашной

Одна дорога трусу — смерть.

Вон прёт, как из берлоги вставший

Фашист с прикладом, как медведь.

И что? Бежать? Выходит, сам же

Себя решил на смерть обречь.

Здесь умереть? А клятва как же

Как око Родину беречь?

Лишь в наступлении спасенье,

Лишь наступающий живёт,

Кинжал и ветра свист осенний

Со мной бросаются вперёд.

Отчизна! Вот он миг расплаты!

Я стиснул зубы, руку сжал.

В мгновенье будет враг распластан

Я заношу над ним кинжал!

 

(перевод В.С.Думаевой-Валиеой)

 

 

 

Хәнҗәр

 

Авыр язмышыңны хәл иткәндә,

Мин читтә түгел, илем;

Кулда мылтык, өстә соры шинель,

Билемдә хәнҗәр минем.

Чигенүгә инде чик куелды,

Җитәр... оят та кирәк;

Газиз аналарны атты немец,

Таш стенага терәп.

Чигенүгә инде чик куелды,

Калды окоп урманда;

Без хөҗүмгә киттек, урманнарны

Буран шаулаткан  таңда.

Безнең мина, туплар ярылганда,

Көнчыгыштан иде җил;

Кара тузан очты көнбатышка,

Сөргән кебек булды җир.

Актарыла дөнья атакада,

Куркактан үлем көлә;

Аю чаклы немец приклад селтәп,

Минем өстемә килә.

Куркып чигенимме? Димәк, үзем

Чакырып алам үлемне;

Димәк, үзем, антларымны таптап,

Утка салам илемне.

hөҗүм итсә генә яши кеше,

Бөтен өмет - hөҗүмдә;

Хәнҗәр айкап алга омтылам мин

Сызгырып искән җилдә.

Авыр язмышыңны хәл иткәндә

Мин читтә түгел, илем;

Йөрәген тотып, немец ава артка –

Кулымда хәнҗәр минем.

 (Ф.Кәрим,  1943)

 Заключение

Во время Великой Отечественной войны погибли многие татарские поэты и писатели: Муса Джалиль, Абдулла Алиш, Нур Баян, Фатих Карим, Адель Кутуй, Мансур Гаяз, Мифтах Вадут,Кашфи Басыров... Но в память о них остались их бессмертные произведения. Имена этих поэтов выгравированы не только на памятной доске в Союзе писателей, но и в памяти народной. И если Отчизна не забыла имена своих поэтов и писателей, значит, жизнь их продолжается.

На братской могиле города Багратионовска Калининградской области всегда лежат цветы. В честь поэта-патриота здесь воздвигнут памятник-обелиск, а одна из улиц города названа в его честь. В 2007 году в Багратионовске состоялось торжественное открытие нового памятного ансамбля на могиле Фатиха Карима и его боевых товарищей. Дочь поэта Лейла Каримова сказала: «Я рассматриваю это событие как дань уважения мужеству и героизму наших отцов, как дань уважения культуре и истории нашего народа. Низкий поклон всем людям, проявившим благородство и бескорыстие, кому дорога память о жизни и творчестве моего отца Фатиха Карима — мужественного, кристально честного и очень талантливого человека».Земляки также хранят имя своего легендарного сына. На его малой родине — в селе Аитово — есть дом-музей, перед ним установлен бюст поэта. Одна из улиц села, а также Аитовская средняя школа носят имя Фатиха Карима. Жители райцентра Бижбуляка, города Белебея назвали в честь поэта улицы, а на стене педагогического колледжа, где Фатих Карим учился — мемориальная доска. Отрадно, что Бижбулякским, Белебеевским районными Советами, а также Белебеевским педагогическим колледжем учреждены премии имени Фатиха Карима. Обладателями премий стали десятки представителей Башкортостана, Татарстана и Чувашии.

Считаю, что поставленные мною цели и задачи на данном этапе решены. Я проследила жизнь Ф. Карима, сделав краткий обзор творчества  поэта. Я выделила основные темы, проблемы его произведений.

Планирую напечатать переводы стихотворений Ф. Карима на русском языке,  распространить небольшим сборником для использования их на занятиях, уроках, внеклассных мероприятиях в детских садах, школах, в других учебных заведениях,.

И постараюсь их донести через свои переводы на русском языке. 

 Список использованной литературы

 

 

  1. Җәләлиева М.Ш., Әдhәмова Г.М. 5 класс өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Тат кит. нәшр., 1991, 240 б.
  2. Җәләлиева М.Ш., Әдhәмова Г.М. 6 класс өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Тат кит. нәшр., 1989, 295 б.
  3. Кәрим Ф. Ант. Клятва. -  Казань: Тат. кн. изд., 1978. – 125 с.
  4. Кәрим Ф. Илең турында уйла.Думай о Родине -  Казань: Тат. кн. изд., 1989. – 191 с.
  5. Кәрим Ф. Кыр казы. Дикий гусь -  Казань: Тат. кн. изд., 1989. – 142 с.
  6. Камалетдинова Р. Бу очрашу - килешү.//Сөембикә, 2009. - №5. – С.18-19. 
  7. Камалетдинова Р. Йөрәгемнең хисләр гөле син...//Сөембикә, 2009. - №7. – С.52-54. 
  8. Платонова Д. Певец любви и победы// Магариф, 2009. - №12. – С. 11-12.
  9. Фронтовик шагыйрь дәфтәре// Ватаным Татарстан, 2000. - №95 (23653). - С.5
  10. Хамаева Г. Изучение творчества Ф. Карима. // Магариф, 2009.- №1. – С.19-21.
  11. Хамаева Г. Изучение стихотворения Ф. Карима «Кыр казы». // Магариф, 2009. - №5. – С.7-8.
  12.  Шигаева К. Күршеләр дуслар идек// Сөембикә,  2009.- №3. – С. 20-21.
  13.   Юзиев Н.Г., Сафиуллина Ф.С. Рус мәктәпләренең 11 классында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан, Тат. кит. нәшер., 1991. – 352 б.
  14. Сайты Интернета – www.google.ru

                                               www.yandex.ru

Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы

Туймазы районы муниципаль районы хүакимиятенең мәгариф идарәсе

Туймазы шәһәре 1 нче санлы аерым фәннәрне тирән өйрәнүче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәп- интернаты муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган газета” номинациясе

 

Халкының данлыклы улы

 

                                             Башкарды : 10 нчы сыйныф укучысы

                                                                           Исламова Алиса Илмир кызы

                                                           Җитәкчесе : татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                 Нурисламова  Зинфира Гәднән кызы

 2013 нче ел

 

Фатих Кәрим

 (1909-1945)

       Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйварында Башкортстанның Бишбуләк районы  Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннан соң ике ел Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек төркемендә  укый. Абыйсы  шагыйрь Ярлы Кәрим булышлыгы белән  Казанга килә һәм Н.К. Крупская исемендәге үсмерләр йортында тәрбияләнә. 1925-1929 елларда Казан Җир төзү техникумында  укый.

     Фатих Кәримнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгельләнә бышлавы да студент елларына карый.

       1928 елда “Яшь ленинчы” газетасы чыгарыла  башлагач, унтугыз яшьлек Фатих аның җаваплы секретаре була. 1930-1931 елларда “Азат хатын”, “Атака” журналларында, 1937 елның  маена кадәр китап  нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә эшли. 1929-1937 еллар арасында аның ун китабы дөнья күрә.

        Ф.Кәримнең таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла.

        Урынсызга рәнҗетелгән, 1937-1941 елларда төрмәдә  утырган шагыйрь 1941 елның 1 декабрендә иреккә чыга һәм берничә атнадан фронтка китә.

          Ләкин 1938 елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.1939 елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый…

       Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.

… Ә мин калам тынчу таш төрмәдә

Тимер рәшәткәгә баш иям.

Өзелергә җитеп сыкрый күңелем

Сагынудан сине, Кадриям!…

Бөтен тормыш – көн-төн сыкрап эшләү,

Кәгазь дә юк монда, каләм дә.

Килеп житми анаң, балаларың,

Сагынып язган кайнар сәламнәр.

       Фатих Кәрим туган иленә әйләнеп кайта алмый: 1945 елның 19 февралендә,бик җаваплы  сугышчан задание үтәгәндә, батырларча һәлак була.Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг шәһәре янында күмелә.

 

                                                      Аетның батыр улы
          Милләтебезнең асыл уллары һәм кызлары элек-электән башкарган изге эшләре белән башка халыкларны да зур игелекле гамәлләргә этәргән, аларга үрнәк булган. Кайда гына туып, соңыннан кайда гына барып чыкмасын, татар егетләре-кызлары үз тамырларына хөрмәт белән караган. Андый изге затларны соңыннан халкыбыз үзе дә онытмый, якты истәлекләрен кадерләп саклый.
           Фатих Кәрим – татар поэзиясенең үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәргән, милләтебезнең, аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырган әнә шундый гүзәл затларның берсе. Шагыйрьләр арасында Ф.Кәрим башкаларга караганда да Дим елгасын күбрәк яраткан булса кирәк. Шигъри Дим буеның гүзәл табигате халкыбыз җырларында да мактала:
Димдә тудым, Димдә үстем,
Җиләк җыйдым тугайда…..
        Бу җырны Ф. Кәрим дә яратып җырлагандыр. Бу җыр, әйтерсең, аның үзе турында. Ул, җырда әйтелгәнчә, Дим буендагы Ает авылында туган, тугайларында җиләк җыйган, балык тоткан.Язын Димнең ярларына сыеша алмый котырынып, ташып, яр буйларындагы күлләр белән тоташып киң болыннарны су басуы, су кайтканнан соң тугайларда үлән күпереп үсүе, соңрак шомырт-карлыганнарның чәчкәгә күмелеп утыруы шагыйрьнең күз алдыннан үтә.
Дим буенда хәзер шаулый ташкын
Ярларына кире кайткандыр.
Балалыгым үткән болыннарда
Инде шомырт чәчкә аткандыр.
     Яшел хәтфәдәй искиткеч киң тугайлар, хуш ис аңкытып торган гөлчәчәкләр, яр буендагы түгәрәк күлләр булган Дим буе шагыйрь күңеленә гаҗәп бер матурлык, нәфислек бирә һәм аның күңелендә ягымлы шигырьләр тудыра.
      Ф.Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар яза. Үзе гаҗәп дәрәҗәдә ачык һәм киң күңелле була. Яшәп килгән тәртипләрне яратмый, байлыкка кызмый, ярлылыкны да хуп күрми. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә. Олы ир туганнары үсә төшү белән кул арасына керә башлаганнар. Берсе кыш укып, җәй буена читтә эшләп кайта, өченчесе байга малайлыкка яллана, аннан соң кара эшче була һәм шунда үпкә чире эләктерә. Ә әтиләре шуннан соң үз эченә бикләнә, бөтен эше мәчеткә барып кайтудан узмый.
      Төрек-Балкан сугышы башлангач, мулла бераз үзгәргәндәй була. Яңа тормышны ялганламый, якламый. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, муллалыктан баш тартмыйча, 1918нче елны тыныч кына дөнья куя.
       Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар.
       Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…»
        Ф. Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыта.
        Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә. Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) .«Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.
       1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.
       Ләкин 1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына.

       Сөекле хатыны Кадрия гаделлек эзләп, бер шәһәрдән икенчесенә чаба, иренең гаепсез булуын исбат итү өчен көрәшә. Язучы К. Нәҗми, генерал Я. Чанышев һ.б., шагыйрьне азат итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар. Сугыш башлангач, Ф.Кәрим үзе дә, фронтка җибәрүләрен сорап, гаризалар яза. Ниһаять, 3 елдан артык вакыт үткәч, 1941 нче елда Ф.Кәримне Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар, һәм 3 нче декабрьдә азат итәләр. Үзенең төрмәдә какшаган сәламәтлеген ныгытып та өлгерә алмый, берничә атнадан үзе теләп фронтка китә. Ул башта гади солдат булып йөри, аннары хәрби инженерлык училищесын тәмамлый. Укудан соң аны Көнчыгыш Пруссиядә барган сугыш операцияләрендә катнашырга взвод командиры итеп билгелиләр. Антына тугрылыклы булып, «Ватаным өчен» дип, дошманга каршы сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында ике  тапкыр яралана, ләкин алгы сафтан китми, яңадан сугышка омтыла, дәваланып, тагын көрәшен дәвам итә.
     Төн. Окоп. Сугыш азга булса да, тынып калган. Күпне күргән соры шинель кигән солдат автоматын янына куеп, окоп почмагына утырган. Йөзендә уйчанлык һәм тирән сагыну. Кәгазь кисәкләрен үзе теккән куен дәфтәрен тезенә куйган да нидер яза. Вак яңгыр сибәләүче көзге җил дә, авыр сугыштан соң күз-керфекләренә эленгән арыганлык та аны туктата алмый. Ул ут эчендә дә, төннәрен йокламыйча, армый-талмый иҗат итә.
        Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 чәчмә әсәр, 5 пәрдәле драма, җырлар иҗат итеп калдыра. «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урынны алып тора. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.
Ф. Кәримнең кызы Адага язган хаты:
“Кызчыгым, Ада, кадерлем!
Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм сеңелең Ләйләгә сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Син, Адочка, бар көчеңне җыеп, яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның – Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларыңның киңәшләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә.
Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.
Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Фатих”.
     Бу хат шагыйрьнең нечкә хисле икәнлегенә дәлил. Ул балаларын соңгы тапкыр сугышка китәр алдыннан күрә. Шул көннәрдә сабыйлар соңгы тапкыр ата иркәләвен татыйлар. Ләкин аңа балаларын яңадан күрергә насыйп булмый. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 нче елның 19 нчы февралендә командованиенең әһәмиятле боерыгын үтәгәндә Кйнчыгыш Пруссиядә һәлак була.
Шулай үлде Ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Бик биеккә, зәңгәр күккә
Күтәрербез җырларда.
    Ф. Кәримгә сугыш дәвамында хәрби батырлыгы өчен күп тапкырлар рәхмәт белдерелә. Кызыл йолдыз ордены, берничә медаль белән бүләкләнә. Соңгы батырлыгы өчен аңа, үлгәннән соң, икенче орден – «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бирелә.
Ф. Кәримнең кабере ерак җирдә, Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә туганнар каберлегенә күмелә, монументта мәңгеләштерелә.
   Туган ил, азат аналар, бәхетле балалар өчен җаннарын кызганмый көрәшкән солдатның батырлыклары, сөйгәннәренә булган олы мәхәббәте сугыш вакытында язылган яңадан-яңа әсәрләрендә чагыла. Күп шигырьләрендә туган якларын, Дим буйларын, Идел буйларын өзелеп сагынуы турында сөйли. Моңаю, туган якны, сөекле иптәшен сагыну белән бергә сабырлыкка өнди.
    Ф. Кәрим балалар өчен дә төрле жанрдагы әсәрләр – шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл», «Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Үлем уены», «Гөлсем»  һ.б. – балалар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре.
     Ф. Кәримнең шигырьләренә композиторларыбыз көйләр дә язган. «Яз җитә», «Күбәләк», «Кемгә сөйлим серләремне», «Кайтыр әткәң», «Кала яшьлек», «Син еракта», «Аның дәфтәреннән» - шундыйлардан.
Татар шагыйре Гали Хуҗиевның Ф.Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасында әйтелгәнчә:
Син үлмәдең, дустым!
Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.
Синең гомерең – илең өчен яну,
Ә җырларың – гомер чәчәгең.
Безнең йөрәктәге ялкынлану
Бу синең дә җирдә яшәвең.

 

ӘТИЕМ ТУРЫНДА

Шагыйрьнең кече кызы
Ләйлә Кәримова белән әңгәмә


- Ләйлә апа, шагыйрьнең 1939нчы елдан алып Бөек Ватан сугышына кадәр булган гомере әлегә кадәр өйрәнелмәгән, ак тап булып калган….
- Кулга алынган вакытта, ягъни 1938нче елның декабрендә аңа бары тик 28 яшь кенә була. Әлбәттә, ул эшеннән алданрак, 1937нче елның җәендә үк бушатылган. Миңа ул чакта ике ай, ә апам Адага 2 яшь булган. Әтине «милләтче», «Советка каршы эш алып баручы», «Халык дошманы» булуда гаеплиләр. Гаепләүләрнең төп юнәлеше – «Аникин» поэмасының социализмга каршы язылуы. Поэмадагы лирик чигенешләрне әти кулланырга тиеш булган. «Шигъри юлларын аннан
– моннан йолкып, аларны үзләренчә аңлатып, «белгечләр» бу әсәрне «идеологик яктан зарарлы әсәр » дип табалар.
- Ф. Кәрим кулга алынгач, ул гаиләсе, якыннары белән бары тик хатлар аша гына аралашкан. Иң изге хисләрен сезгә кәгазь аша житкерергә тырышкан.
- Хатларында, билгеле инде, әти үзенең авыр тормышыннан зарланудан бигрәк, безнең хакта белешкән, безне кайгырткан. Гарәп, латин графикасын яхшы белсә дә, әти хатларны кириллицада яза торган булган (русча). Әгәр шулай итсәм, хәбәрләре безгә тизрәк барып житәр дип уйлаган. Чөнки хатлар адресатка эләгер алдыннан кат-кат тикшерелгән. Ә тикшерүчеләр арасында гарәп графикасын белүчеләр аз. Андый хәрефләр белән язылган хатларны уку авыр булып, я бөтенләй укылмыйча гына читкә ташлану мөмкинлеге зур булган. Әмма ул үзе лагерьда чагында әнидән бер генә хат та алмаган. Әни аңа хатлар язган. Ул чакта бик кечкенә булсам да хәтерлим әле, - хәбәрне алгач, өйнең ишекләре бикләнә, тәрәзә пәрдәләре корыла – Алла сакласын – берәрсе төрмәдән хат алуыңны сизеп кала күрмәсен.
- Ф. Кәримнең лагерь, төрмә чоры иҗаты аз өйрәнелде. Ә хәзер алар әдәбият белгечләре, тарихчы, тәнкыйтьчеләр хезмәтләрендә лаеклы бәяләнә алалар.
- Төрмәдә язылган шигырьләрнең күбесе соңыннан башка дата белән нәшер ителгәннәр. Бу элек яшәгән йортка куелган истәлекле тактаташта да «Бу йортта 1931 –1941 елларда татар шагыйре Ф.Кәрим яшәгән» дип язганнар. Әйтерсең, 4 ел буена әти лагерьда иза чикмәгән, ә безнең белән Казанда гомер кичергән. Иң кызганычы шул – тоткынлыкта әти бөтен шигырьләрен дә кәгазь битләренә теркәү мөмкинлегеннән мәхрхм булган. Күп әсәрләрен ул күңел дәфтәрендә саклаган. Әти төрмәдә Х.Туфан белән аралашкан.
- Ләйлә апа, әтиегезне хәтерлисезме?
- Кызганычка каршы, аны өч тапкыр гына күреп калдым. Беренче тапкыр 1941 нче елның 3 декабрендә. Бу вакытта миңа 4, ә Адага 6 яшь иде. 31 декабрьдә әти фронтка китте. Икенче тапкыр – 1942 елның маенда һәм 1944 нче елда. Бу юлы аңа кыска вакытлы ял биргәннәр иде. Әти турында башка нәрсәләрне әнием сөйләвеннән, аның көндәлекләреннән генә беләм. Әтинең язмалары, шигырьләре, блокнотлары, фронттан килгән хатлары барысы да исән. Әти белән әни бер-берсен бик яратышып , сөешеп яшәгәннәр. Тик язмыш аларга зур сынаулар китергән. Әни ике сабый белән калып, әтине аклау, коткару өчен нык көрәшкән. 1937 нче елның җәендә әнием кечкенә Ада белән (ул чакта мин тумаганмын) Уфадан Казанга пароходта кайткан. Пристаньда аларны әти каршылый. Өйгә кайталар. Өйдә тәртип һәм чисталык. Тик өстәлдә генә кәгазьләр өелеп ята. Әти «Том Сойер» китабын тәрҗемә иткән булган. Шкафта кечкенә тәлинкәдә эчеп беткән сыр кисәге. Башка бернәрсә дә юк. Тик шунда гына әтинең эштән бушатылганы билгеле була. «Эшләр шәптән түгел, баш түбәсендә кара болытлар куера башлады» дигән әнигә.
- Ләйлә ханым, сөйләгезче – ничек булды ул зар-интизар булып көткән очрашу?( 1941 нче елның 3 декабре).
- Әтиен, танышларның, апамның хәтирәләреннән һәм үземнең аз-маз хәтерләүләремнән чыгып, мин шундый бер мазараны күз алдыма китерәм. Йорт эче. Тонык кына ут яна. Олы мич буена без өчәү - әти, мин һәм апам Ада тезелеп утырганбыз. Без бертуктаусыз әтинең муенына сарылабыз. Әтинең аз гына булса да гаилә җылысын тоеп, күңел әрнүләрен баскан чагы бу…. Әти иреккә чыгу белән үк фронтка китәргә ашыга. Шул көннәрдә циркка баруыбызны хәтерлим. Безнең өчен зур бәйрәмгә әверелде ул тамаша. Әти безне җитәкләп алган. Ә мин әтинең кулын ычкындырудан куркам. Әти фронтка киткәч, мин аны төшләремдә булса да күрергә хыяллана идем. 1942 нче елның 3 декабрендә әти әнигә шундый хат язган. «Минем бәхетем, Кадриям! Бүген - 3 декабрь, бу безнең гаиләбезгә зур шатлык китергән көн. Шул шатлыкның бөтен ялкынлы көче белән синең нурлы күзләреңне үбәм… Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләре сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм…» 1942 нче елда әти яраланып, госпитальгә кергән һәм аны бераз гына вакытка Казанга, сәламәтлеген ныгытырга кайтарганнар. Бу чорда ул тулысынча иҗат эшенә бирелгән. Ә аннан соң тагын – фронт.
- Шагыйрьнең дуслары – кемнәр алар?
- Яшь чагында әтинең җан дусты Һади Такташ булган. Алар бергә төрле кичәләрдә чыгыш ясаганнар. М. Әмир, Габдрахман Минский белән аралашып иҗат иткән әти. М. Әмирнең кызы Гөлшат, А. Шамовның кызы Әлфия, А.Алишның улы Алмаз белән дустанә мөнәсәбәтебез.
- Кайсы әдипләрдән үрнәк алган?
- Тукай, Такташ, Байрон, Горький, Маяковский, Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз иткән ул. Аларның әсәрләрен укудан тыш, кайбер өзекләрне күчереп тә ала торган булган. Әти төрмәдә чагында кайбер шигъри юлларын әлеге күренекле шагыйрьләр исеме белән «яшергән». Алар күптән инде дөньядан киткәннәр, шуңа да төрмә тикшерүчеләре аларга бәйләнә алмый.
- Әтинең һәлак булуы турындагы хәбәрнең безгә ничек килеп ирешүен хәтерләмим. Әни әйтүенә караганда, хәбәрдән алда посылка белән әтинең шәхси әйберләре, шинеле, итеге һәм «немецча – русча кесә сүзлеге», бу язган хатлар, фоторәсемнәр килеп төшә. Әни аңлый, димәк, аның ире һәлак булган.
- Сер булмаса, сөйләгез әле – әтиегез булачак хатыны белән ничек таныша?
- 1925 нче елда ул җир төзелеше техникумына укырга керә. Менә шунда ул зәңгәр күзле, бөдрә чәчле Кадрияне очрата, бер күрүдән үк алар бер-берсен ошаталар. Тора-бара әти әнинең күңелен яулап алган. Алар аерылмас дуска әверелгәннәр, бик яшьли гаилә корганнар. Әтине кулга алгач, тормышның бөтен авырлыгы әни җилкәсенә төшкән. Изге күңелле кешеләр әнине балалар бакчасына эшкә урнаштырырга ярдәм иткәннәр. Апам да аның белән бергәләп шул бакчага йөри башлаган. Ә мине 2 яшем тулганга кадәр берүземне генэ өйдә бикләп калдыра торган булганнар. Ә 2 яшем тулгач, мин дә шунда йөреп киткәнмен.
Бәлки, соңгы тапкыр күрештек,
Кочаклаштык, озак үбештек,
Сизә бала, карый күзләремә:
«Сакла безне!» – ди ул күңеленнән.

Иҗат тамырлары - халыкта


       Фатих Кәрим – әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Үзенең әсәрләрендә ул халык иҗатына еш таяна. Үз халкының рухи ихтыяҗларын тирән аңлау сәләте анда менә шуннан килә. Ф. Кәрим балачактан ук халык иҗатына, ата-бабаларыбыз традицияләренә, халкыбызның гасырлар буенча килгән гореф-гадәтләренә тирән хөрмәт рухында тәрбияләнә. «Миндә әдәбият белән кызыксыну әтием үлгәч, әнием миңа елый-елый «Сак-сок» бәетен укыган чакларда туды һәм миндә әдәби әсәрләр иҗат итү теләге уянды», - дип яза ул үзе бу турыда. Ф. Кәрим халык җырларыннан илһам ала, аларны иҗади өйрәнә һәм үзенең иҗатында файдалана. Бу 30 нчы еллар башында ук язылган «Чайка башыңны» дигән кавалеристлар җырыннан яхшы күренә. «Кыңгыраулы яшел гармун» әсәрендә ул халык лирикасына якын тора. «Бизәкле ал яулыгы» шигырендә ул халык җырларында кулланылган «ал яулык» образына шигъри мәгънә биреп, туган җиргә булган иң изге хисләрен укучыга җиткерә ала. Шагыйрь үзе дә җырлар яза. «Көтәм сине», «Кайтыр әткәң», «Кемгә сөйлим серләремне», «Кала яшьлек», «Син еракта» җырлары халык җырлары булып китә. Ф. Кәримнең иҗатында борынгы жанрларның берсе – әкиятләр элементлары да уңышлы кулланыла. Ул мәкальләр һәм әйтемнәрне дә чама белән бик оста куллана. Шагыйрь иҗатында сугыш фаҗигасе. 1941 нче ел…             Сандугачлар сайрап торган июнь аеның 22 нче таңы. Бөек Ватан сугышы башланды. Халык белән беррәттән, язучылар да сугышның алгы сафында булдылар. Ватан өчен изге көрәшкә күтәрелгән кыю кешеләр арасында рядовой солдат, шагыйрь Ф.Кәрим дә бар иде. Ф. Кәрим Бөек Ватан сугышына рухи яктан югары дәрәҗәдә үскән, ныгыган шагыйрь булып килеп керде. Ул сугышның беренче көннәрендә үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итте. Аның һәр шигырендә җиңүгә ышаныч, фашизмга чиксез нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт яңгырый. Аның шигырьләрендә җырланган җиңүгә тулы ышаныч гади бер өмет кенә түгел, кешенең хаклыгын, көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч иде.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм…
дип язды ул «Ант» шигырендә. Шагыйрь газиз Ватанны, нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә. Ана, бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Солдат азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең иркен көне өчен утка керә.
Ф. Кәрим гитлерчы фашистларның ерткычлыкларын, вәхшилекләрен үз күзләре белән күрә һәм үзенең поэзиясендә фашизмны фаш итә.
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк! – дип яза ул.
      Фашизмның ерткычлыгы, кешенең илбасарларга карата сүнмәс нәфрәте «Партизан хатыны» поэмасында көчле чагылыш тапкан. Шагыйрь партизан хатыны образы аша хатын-кызларның авыр сугыш елларындагы сабырлыгын, сафлыгын, намуслы булуларын гәүдәләндерә. Партизан хатыны туган җиренә, иренә тугрылыклы булып кала. Мәнсез немец партизан хатынына әйтеп-аңлатып булмый торган фаҗига китерә: ул, сабыйның күкрәгенә хәнҗәр кадап, ана кулыннан каерып ала. Бу хәл аны тетрәндерә, ул баласына таба үрелә. Аның күзләрендә – үч, ачу. Никадәр авыр булса да, хатын сатылу хурлыгына төшми, намуслы үлемне сайлый, төнбоеклар арасында, улы янында җан бирә.
Авыр сугыш елларында хатын-кызлар, балалар ачы язмышка тап булдылар. Хатын-кызларның җилкәсенә  бөтен тылдагы авырлыклар, газаплар ятты. Сугыш  меңнәрчә балаларга ятимлек, сагыш алып килде.
       Ф. Кәрим поэмаларының күпчелегендә фашистларның ерткычлыгы турында сөйләнә. Аларда җинү шатлыгы тойгысы. «Гөлсем» поэмасында фашистлар Гөлсемне төрлечә мәсхәрлиләр: доктор улының канын суыртып ала, баланың тиресен туный, ахырдан   офицер буйсынмас Гөлсемнең озын чәч толымнарын кисеп ала. Соңыннан кыю Гөлсем аны шул ук толымнар белән буып үтерә. «Өмет йодызы» поэмасында дошманның бер авылның барлык кешеләрен сарайга ябып утта яндырырга җыенуы турында сөйләнә. Кызыл гаскәр килеп житкәндә, сарайның тимер ишеге бикле, ә ишек төбендә чиләк белән бензин, каплы шырпы ята. Ф. Кәрим бу чорда чәчмә әсәрләр дә яза: «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» исемле ике повесть иҗат итә. Бу әсәрләрендә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы - батыр совет сугышчыларының җанлы образы чагыла.
        Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын җырлады. Аның җырлары көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф.Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.
         Ф. Кәрим поэзиясе – якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күнелләрдә мәңге сакланачак!

Ф. Кәрим исемендәге премия


           1996 нчы ел. Әдәбиятлар дуслыгының тантаналы кичәсендэ Башкортстан Республикасының Язучылар союзы идарәсе рәисе Равил Бикбаев Бәләбәй һәм Бишбүләк районнары хакимиятләре,  Язучылар союзы булдырган Ф. Кәрим исемендәге премия беренче тапкыр тапшырды. Аның беренче бәхетле лауреатлары булып күренекле татар шагыйре – публицист Ренат Харис, Башкорт язучысы, безнең якташыбыз Таһир Таһиров һәм чуваш прозаигы, тәрҗемәче, әлеге вакытта яшәүче Виталий Енеш тордылар.
1999 нчы елгы Ф. Кәрим исемендәге премия лауреатлары Д. Бүләков (үлгәннән соң), Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьев, Пермьнан Игорь Тюленев, танылган татар шагыйре Әхмәт Гадел булдылар.
        Якташыбыз, язучы - шагыйрь патриот Ф. Кәримнең якты истәлеген мәңгеләштерү, язучыларны, шагыйрьләрне, драматургларны, рәссамнарны югары сәнгать әсәрләре иҗат итүгә дәртләндерү һәм үсеп килүче яшь буынны тарихыбызның данлы сугышыннан һәм хезмәт традицияләрендә тәрбияләү максатларында 1999 нчы елда шагыйрьнең 90 еллык юбилеенына карата Бишбүләк районы хакимияте Ф. Кәрим исемендәге премия булдырырга карар итте. Ул шагыйрьнең тормыш юлын, ижатын чагылдыруда зур өлеш керткән әдәбият , сәнгать, матбугат әһелләренә тәгаенләнә. Бу мактаулы исемгә 3 кеше лаек булды:
1) «Кызыл таң» гәзите журналисты, Кыңгыр–Мәнәвез авылында туып –үскән Әнвәр Сөләймәнов.
2) Татарстанның атказанган рәссамы, Бишбүләк туфрагында туып – үскән Рәшит Имашев. Ул югары художестволы сынлы сәнгать әсәрләре өчен бүләкләнә.
3) Базлык авылыннан фотожурналист Виталий Исаев шагыйрьнең тормышын чагылдыручы фотосәнгать әсәрләре иҗат иткәне өчен премиягә лаек була.

 

 

          Якты йолдыз

(Фатих Кәримгә багышлана)

Якты кояшлы көндәме,

Салкын караңгы төндәме,

Бер йолдыз янды һавада-

Бер бала туды дөньяга.

 

Алла көч бирде  сабыйга –

Ул батыр булып үсте.

Ата-анасы бик  сөенде,

Рәхмәт укып изге һавага.

 

Күп вакыт та үтмәде,

Сугыш көннәре җитте.

Чакырганны егет көтмәде,

Сугышка үзе китте.

 

Яуның беренче көненнән

Тойды сугыш авырлыгын.

Берничә тапкыр качты үлемнән

Дуслыкның белде барлыгын.

 

Ул күрсәтте татар көчен,

Күп нәрсәне шагыйрь белде.

Дәһшәтле сугышта безнең өчен

Батыр булып ул үлде.

 

Фатих абый!

Зур мирас  калдырдың безгә,

Сине йөрәкләрдә саклыйбыз!

Син юл салдың мәңгелеккә –

Үрнәк синнән алабыз!

Туймазы шәһәре 1 нче санлы интернат- мәктәбенең

                                  10 нчы сыйныф укучысы Галиева Рәсимә

  

ФРОНТОВИК-ШАГЫЙРЬ ФАТИХ КӘРИМ ТОРМЫШЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

Авторы: Залилова Светлана Радик кызы

Җитәкчеcе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахунова Айгөл Рәшит кызы


КЕРЕШ

        "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

Мин үз халкымның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәм,  үз милләтемне, әти - әниемне, әби - бабамны, туганнарымны, туган телемне яратам. Әдәбият  дәресләре бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Халык авыз иҗатын, язучылар  әсәрләрен өйрәнү, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итүне бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәм, җырлардан илһам алам. Поэзия белән кызыксынам.

 Безнең татар поэзиясе фронтовик шагыйрьләргә бай. Иң популяр шагыйрь кем дип сорасалар, Фатих Кәрим дияр идем мин. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, кулына корал алып, туган илебезне якларга китә.

 Сөйләр сүзләр күпләр алар, иренмичә сөйләсәң;

 Озын сүзнең кыскасы шул: күп яшәргә теләсәң,

 Үлем турында уйлама, илең турында уйла,

 Илең турында уйласаң, гомерең озын була.

 Талантлы шагыйрь һәм батыр сугышчы Фатих Кәрим бу сүзләрен үзенең тормышы һәм иҗаты белән раслый. Аның исеме бик күп сугыш корбаннары арасында югалып калмады. Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 чәчмә әсәр, 5 пәрдәле драма, җырлар иҗат итеп калдыра. «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урынны алып тора. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.

 

 Ни өчен фәнни-эзләнү эшемнең темасын Фатих Кәрим белән бәйләдем соң?

 Мин  патриот-шагыйрь Фатих Кәрим туган  Бишбүләк районыннан. Кайда гына барсам да данлыклы якташым белән горурлану хисе  кичерәм. Яңа танышларыма, дусларыма шагыйрь турында сөйлим. Ләкин кайбер сорауларга җавап бирү өчен белемем сайрак булып чыга.  Якташыбызның иҗатын, катлаулы язмышын  тулырак өйрәнү өчен Фатих Кәрим тормышы белән бәйле кызыклы фактларны җыярга булдым. “Тамчылардан күл җыела” – ди халык мәкале. Һәрбер яшь кеше үзен кызыксындырган бер генә  теманы өйрәнсә дә,  әдәби мирасыбыз югалмаячак дип уйлыйм.  Шушы проблемалар  мине уйланырга мәҗбүр итте.

 

Татар шигъриятенең горурлыгы булган җырчы һәм солдат Фатих Кәрим тормышыннан кызыклы фактлар туплау  һәм  башка укучыларга да җиткерү өчен әсбап эшләүнең актуаль тема булуы бәхәссез.

 

Фәнни-эзләнү эшемне тормышка ашыру өчен максат һәм бурычлар билгеләдем.

 

Максат :  Фатих Кәримнең тормышыннан кызыклы фактлар  эзләү һәм өйрәнү.

 

                     Бурычлар:

 

татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүчеләргә дәреслекләр тәкъдим иткәннән тыш өстәмә мәгълүмат туплау;

 

патриот-шагыйрь иҗатын пропагандалау.

 

Тикшерү методлары: Фатих Кәримнең тормыш юлын төрле чыганакларга таянып  өйрәнү; анализлау; темага кагылышлы материал туплау; сүзлекләр белән эшләү; истәлекләргә таяну.

 

Шушы максат һәм бурычлар аша нәрсәгә ирешергә була  соң?

 

 Көтелгән нәтиҗәләр: Мәктәпне тәмамлап, зур тормышка аяк баскан һәрбер укучы кайда гына булса да, якташыбыз иҗаты белән кешеләрне таныштыра, кызыксындыра алырга тиеш.  Безнең эзләнү эшебез дәресләрдә файда китерердәй һәм булган материалларны  тулыландырырдай мәгълүмат булып туплануы күз уңында тотыла. Мин генә түгел, башка татар әдәбияты белән кызыксынучыларга да кирәкле әсбап булса иде эшебез.

 

Башкару срогы: 2 ел

 

Фатих Кәримнең нәселе

 

 Нәсел – нәсәбе, гаиләсе турында өстәмә материал эзләү барышында мин аның бабасы Кәрим турында кызыклы фактка юлыктым. Ул килеп чыгышы буенча ерак Мисыр кешесе булып чыкты. Кәрим бабай дөнья күрергә, сәяхәт итәргә яраткан, төрле фәннәр белән кызыксынган. Аның шигырьләр язуы, астрономия фәне белән мавыгуы да билгеле. Сәяхәтләренең берсендә Кәрим бабай Мисырдан Россиягә кадәр килеп җитә. Урал якларында йөргәндә, ул булачак хатыны Шәмсикамәр белән таныша. Аның белән өйләнешкәч, Кәрим туган якларына кайтып китми, хәзерге Башкортстан җирендә яшәп кала. Игътибар белән карасаң, Фатих Кәримнең йөз сызыкларында Мисыр кешеләре белән охшашлык сизелә кебек.

 Шагыйрьнең әтисе Әхмәтвәли егет чагыннан сукырая, үзе өчен генә шигырьләр яза.  Указлы мулла була. Ул бик юмарт, кешелекле булган. Бирелгән хәерне дә өйгә алып кайтмыйча, ярлы кешеләргә, авыл балаларына тараткан. Әниләре дә бик йомшак күңелле кеше булган, әкиятләрне, бәетләрне яттан сөйләгән. Гаиләдә һәр кеше шигырьгә гашыйк булган. Кечкенә  Фатих  әнисен елата-елата “Сак-Сок” бәетен укыган. Апасы Мәрьям, абыйсы Габдулла да шигырьләр язган. Аларның  йогынтысы Фатихка да тигәндер күрәсең. Әхмәтвәлинең балалары бик күп була: беренче хатыныннан бер бала, ә икенчесеннән унбер бала туа. Тик күбесе кыска гомерле булып чыга. Исән калган Кәримовларның балалары да, оныклары да югары белем алып, илгә тырыш хезмәт итәләр.

  

Соры шинель

  

Казандагы Дәүләт музеенда Фатих Кәримнең шинеле саклана. Каян монда килеп эләккән соң ул?

 1944 елда шагыйрь “Соры шинелем” дигән шигырь яза:

Яттым исә, күкрәгемә ябам

 Шинелемнең йомшак итәген;

 Дошманнарны куа барган чакта

 Итәкләрен канат итәрмен.

Сугыш утларында көеп беткән

 Өстемдәге соры шинелем –

 Авыр елда туган улы итеп

 Биргән бүләге ул илемнең.

 Дөрестән дә, сугышчы өчен шинель – иң кадерле, иң кирәкле әйбер. Пулялар тиеп, тишкәләнеп бетсә дә, юешләнеп авырайса да, эсселәрдә артык йөк булса да, сугышчы аны кадерләп саклый.

 1945 елның 19 февралендә, хәлиткеч сугышларның берсендә Фатих Кәрим батырларча һәлак була. Исән калган иптәшләре, сугыш тынгач, шагыйрьне һәм һәлак булган башка сугышчыларны җир куенына тапшыра – барысы да туганнар каберлегенә җирләнә. Шагыйрьнең өстендә генә шинеле дә, итекләре дә булмый, чөнки бөтен кәгазьләрен, шинелен һәм кирза итекләрен, посылка итеп, Казанга салалар. Сугыш беткәч, Ф.Кәримнең тән җылысын саклаган шинельнең кадерле истәлеккә әйләнәсен дуслары яхшы аңлаган.

 Ф.Кәримнең тормыш иптәше Кадрия ханым яраткан иренең соры шинеле, кирза итекләре салынган посылка тартмасын күтәреп, Язучылар йортына барырга көч таба. Иреннән калган соңгы истәлекне өстәлгә куйганнан соң ул аңын югалтып, идәнгә егыла.

Ә шинель озак еллар инде  Дәүләт музеенда саклана. Ул хәтта монда булган коточкыч янгынны да исән – сау уздыра. Дөресрәге, шагыйрьнең шинелен махсус эремәдә эшкәртү өчен Ленинградка җибәргән булалар. Ул шуңа да исән – сау кала.

  

Шагыйрьнең соңгы хаты

 

Фатих Кәрим тормышында гаиләсеннән, туганнарыннан озаклап аерылып торган чорлар да булган. Монда авыр сугыш еллары гына түгел, ә илдә барган репрессия еллары да гаепле. Нахак бәла аркасында Ф.Кәрим төрмәгә барып эләгә. Үзе генә түгел, бик күп әдипләр, артистлар, хәрбиләр, галимнәр белән. Илдә канкойгыч сугыш барганда да, бу бер гаепсез “халык дошманнары” төрмәләрдән чыга алмаган. Бары тик хатыны Кадрия ханымның аерата тырышлыгы, дуслары, шул исәптән язучы Кави Нәҗми ярдәме белән генә Ф.Кәримгә иреккә чыгу бәхете эләгә. Тик бер шарт белән – кичекмәстән сугышка китәргә. Ничә еллар гаиләсеннән аерылып торган шагыйрь үзе турында уйлыймы соң? 1941 елның декабре башында ук ул фронтка китеп бара. Билгеле инде, мондый вакытта араларны якынайтып, хатлар йөри. Төрмәләрдә утырганда да, сугыш кырында чакта да шагыйрь һәм аның яраткан хатыны Кадрия ханым хатлар ярдәмендә сагышларын басканнар, бер-беренең хәлен белгәннәр, күңел яраларына дәва булырлык сүзләр тапканнар. Фатихына авыр сугыш давылларына бирешмәслек көчне бирерлек хатлар язарга кирәклеген Кадрия ханым яхшы аңлаган. Бүгенге көндә әлеге хатлар Ф.Кәрим һәм аның төп таянычы, терәге булган Кадрия ханым, аларның олы мәхәббәте турында сөйләүче төп шаһитләр булып тора.

 Дөресен генә әйткәндә, бу хатны  Ф.Кәримнең яраткан хатыны Кадрия язып җибәргән. Тик шагыйрь хатны алырга да, укырга да өлгерми кала. Хат, “адресат выбыл” дигән мөһер сугылып, гаиләгә кире әйләнеп кайта, чөнки хат килеп җиткәндә, шагыйрь инде батырларча һәлак булган. Ул әле дә беркем тарафыннан ачылмаган, укылмаган килеш гаиләдә саклана.

 Фатих белән Кадрия – яшьтәшләр. Икесе дә 1909 елгы.  Кадрия  Ишукова Петербургта дөньяга килгән, әммa чыгышы белән Буа ягыныкы.                (Кадрия Ишукованың нәсел тамыры язучы Ренат Харисныкы белән бер нәселгә бәйләнгән. ) 

 

Шагыйрь кызлары

 

Фатих Кәрим белән Кадрия Ишукованың беренче кызлары Ада 1935 елның 12 ноябрендә, ә Ләйлә1937 елның 11 ноябрендә дөньяга килә.

 Кыз бала әтисенә охшаса, бәхетле була, дигәннәр борынгылар. Фатих Кәримнең кечкенә кызы Ләйлә дә әтисенә охшаган була.  Үз гомерендә 2 генә тапкыр күреп калган әтисенә мәхәббәте гомер буе җанын җылыткан аның. Ләйлә 5 яшьтән апасы Ада белән укырга керә. Икесе дә бик мәктәпне гел 5ле билгеләренә тәмамлыйлар. Ада институтка керә, физмат тәмамлый, танылган галимнәр белән фәнни эш башкара.Ләкин гомере генә кыска була. Ләйлә исә университетка филология факультетына керә, ләкин укуын ташлый, заводка эшкә керә. Башта монтажчы, аннан мастер, партоешма секретаре була. Хәзерге көндә Казанда улы Артем белән  яши. Улы белән берничә тапкыр әтисенең каберенә дә сәяхәт кылган ул.  Әтисе белән горурланып, аның иҗатына сокланып яши ул.

 Ф. Кәримнең кызы Адага язган хаты:

 “Кызчыгым, Ада, кадерлем!

 Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм сеңелең Ләйләгә сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Син, Адочка, бар кйчеңне җыеп, яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның – Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларыңның киңәшләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә.

Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.

 Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Фатих.”

 

 “Кадрия” поэмасы

 

 Күренекле шагыйрь Ренат Харис, соңгы хатның тарихын ишетеп һәм Ф.Кәрим белән аның хатыны Кадрия арасындагы мәхәббәткә сокланып, “Кадрия” исемле поэма язган.

 Поэманың нигезенә шагыйрь хатыны Кадрия Ишукова тарафыннан Фатих Кәримнең үзенә атап фронтка җибәрелгән хатның, ачылмыйча, яңадан хат язучыга кире әйләнеп кайтып, Кадриянең дә аны ачмыйча, балаларына васыять итеп калдыруы турындагы сюжет салына.

  Шагыйрь хатыны хатны сугыш бетәргә йөз көн кала язган булган. Хат, поэмадагы версия буенча, Ф.Кәримне күмәргә дип кабер казылгач, кыр почтасы белән килә. Солдатларны “хатны нишләтергә?” соравы аптырашта калдыра: Ф.Кәрим белән бергә күмәргәме? Хат шагыйрь күкрәгенә куела, әмма берәү укылмаган хат кабергә күмелмәскә тиеш дигән фикер җиткерә.

  Шулай итеп, шигырь дәфтәрләре белән ачылмаган хат та туган җиренә юл ала. Хатын хатны ачмый, нәрсә язганын болай да белә булып чыга. Шул рәвешле, хатны егерме өч ел саклый. Кызына шулай да ачу мөмкинлеген калдыра, әмма хат укылмый кала бирә.

  Билгеле, бу поэмада да Ф.Кәрим үзе юк, ләкин поэманың һәр юлы аңа багышлана, укучы аны бар итеп тоя башлый. Күрәсең, әлеге хисне тудыруда шагыйрьнең хатыны, кызлары һәм авторның актив катнашуы хәлиткеч рольне уйныйдыр.

  Поэманың исеме – “Кадрия” – укучыны бәхәскә тарта. Ни өчен “Кадрия?” Әсәрдә әлеге исем образ дәрәҗәсенә җитмәгән, турыдан-туры катнашмый. Поэмада төп образ – ул хат, бәлки, көчле позициядә нәкъ менә шул исем урын алырга тиештер? Р.Харис әлеге төшенчәгә ныклап туктала.

  Хатның кеше өчен вазифасы, элек заманнарда хат язу белән хәзерге заман хаты арасындагы аерма, ни сәбәпле хат язу бетеп бара, традицияне саклау кирәкме? – гомумән, хат атрибуты әсәрдә тулы күләмдә ачыла. Р.Харис, автор буларак, SMS, интернетхатларны кире какмый, аларның кирәклеген таный, үзенең дә шулай аралашуын хәбәр итә. Шулай да,

  Һәр хәрефен үбеп,

  Яшьтә юып

  Язган хатка берни җиталмый... –

 нәтиҗәсен чыгара. Шул рәвешле, заманча хатның күбесенчә информацион функцияне үтәвен, ә җан авазын биреп бетерә алмавын әйтергә тели.

  Шулай да, ни өчен “Кадрия?” Хатны автор һәм киләчәк буыннар өчен саклаучы, дөрестән дә, ул бит. Кадрия булмаса, хат та язылмый да, поэма да тумый иде. Бу яктан караганда авторның позициясе аклана.

  Шулай итеп, һәр авторның үз Фатих Кәриме. Ә Р.Харис аны “Кадрия” әсәре белән нинди генә заман килсә дә, хәтта сәясәт җилләре капма-каршы якка борылса да, әдәби-эстетик кыйммәтен югалтмый торган образ дәрәҗәсенә җиткерә алган.

 Әйе, әгәр дә каһәр төшкән сугыш булмаса, татарның күренекле улы, әдәбиятыбыз классигы Фатих Кәрим белән Кадрия Ишукова бик матур гомер кичерерләр иде. Кызганыч, бүген безнең күңелләрдә аның исеме генә яши данга күмелеп.

 

ЙОМГАКЛАУ

 

Фәнни-эзләнү эше түбәндәге фикерләре әйтергә мөмкинлек бирә:

 1. Татар шигъриятенең горурлыгы булган җырчы һәм солдат Фатих Кәрим тормышыннан кызыклы фактлар туплау  һәм  башка укучыларга да җиткерү өчен әсбап эшләүнең актуаль тема булуы бәхәссез.

 

 2.Фатих Кәримнең ерак бабасы Мисыр кешесе булуы факты – яңа эзләнүләр өчен орлык булып тора.

 3. Соры шинель – Бөек Ватан сугышының илебез тарихында чагылышы, батырлык символы.

 4. Бүгенге көндә  Ф.Кәримнең хатлары аның төп таянычы, терәге булган Кадрия  ханымга  олы мәхәббәте турында сөйләүче төп шаһитләр булып торалар.

5. Күренекле шагыйрь Ренат Харис, соңгы хатның тарихын ишетеп һәм Ф.Кәрим белән аның хатыны Кадрия арасындагы мәхәббәткә сокланып, “Кадрия” исемле поэма язган. Ул Фатих Кәрим исемендәге премиянең беренче лауреаты.

 6.Татар әдәбиятын өйрәнүчеләр өчен файда китерердәй, дәресләрне кызыклырак итәрдәй материал җыелды һәм кушымтада урын алды.

 7. Үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат тупладым, Фатих Кәримгә булган хөрмәт хисем көчәйде, кызыксынуым артты.

 8. Фатих Кәрим тормышын өйрәнүчеләр өчен викторина сораулары  төзелде, күренекле кешеләрнең аның турында әйтелгән сүзләре, гаиләсенә язган бер хаты кушымтада урын алды.

 9. Ләйлә Кәримова белән әңгәмә дәресләрдә куллану өчен кызыклы булачак.

 

 КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

 

 1. Р. Мостафин. Өзелергә җитеп сыкрый күңелем ... – “Казан утлары”,  1999, №1,172-180 бит.

 2. К. Ишукова көндәлегеннән. – “Мәгьрифәт”, 2009, 13 гыйнвар, 7 бит.

 3. Роза Камалетдинова. Солдат шинеле. – «Сөембикә”, №1, 2009, 36-39 бит.

  4. Фатих Кәримнең тууына 100 ел. Юбилей. – “Мәйдан”, №1, 2009, 99-105 бит.

 5. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

 6. Татар язучылары порталы (Интернет-сәхифә)

 

Межрайонный творческий конкурс

 «Каримовские чтения»

                                                                                            

Исследовательская работа

 

атриот шагыйрь Фатих Кәримнең

тормыш юлы һәм иҗаты

 

литературное исследование,

посвященное

жизни и творчеству татарского поэта Фатиха Карима

 Выполнила ученица 6 класса

МОКУ  СОШ с. Старотураево

Миннибаева Альбина

Руководитель

учитель татарского языка и литературы

Каримова Альмира Талгатовна

 

013 год

 

ЭЧТӘЛЕК

 

 

I.Кереш ______________________________________________________________3 бит

II.Төп  өлеш  _________________________________________________________­­_3 бит

1.  Әдипнең  балачагы__________________________________________________ 3 бит

2. Ф. Кәримнең әдәбият белән  кызыксынуы_______________________________ 4 бит

3. Ф. Кәрим Казанда____________________________________________________ 4бит

4. Ф. Кәрим  үз  теләге  белән  фронтеа китә________________________________4 бит

5. Кызы Ләйләнең  әтисенә  булган  мәхәббәте______________________________5бит

 6. Шагырьнең  җиңүгә  булган  ышанычы  әсәрдәрдә  чагыла ________________ 6 бит

 III. Йомгаклау ________________________________________________________8бит

 IV.Кулланылган  әдәбият ______________________________________________ 8 бит

 VI. Кушымталар __________________________________________________10-19 бит

Кереш

Фатих Кәрим әдәбиятыбызда  җуелмас  эз  калдырган  шагыйрьләребезнең   берсе. Кайчан  гына,  кем  генә  татар совет поэзиясенең  казанышлары  турында  сөйләмәсен,  Һади  Такташ  исеме  белән  рәттән  ул  һәрвакыт  ике  якты  искемне – Муса Җәлил  һәм  Фатих  Кәрим  исемнәрен  әйтер ( кушымта№ 1).      ­                       

                        Үлем  турында  уйлама ,

                         Илең  турында  уйла;

                       Илең  турында  уйласаң –

                       Гомерең  озын  була,-( 1 )

Дигән  канатлы  сүзләрне  Фатих  Кәрим  язды.  Бу  ол ы  хакыйкатьне  ул  үзенең  бөтен  иҗаты  белән  раслады.  Үзе  турында  шагыйрь  бик  хаклы  рәвештә:

                       Гамьзез  гомер  өчен  тумадым  мин,

                      Ялкынланып  яшәү  -  теләгем,

                      Шаулы  шигъри  хи сләр  диңгезенең

                       Дулкынчысы  минем  йөрәгем,-[1]

дип  белдерде.

Эзләнү- тикшеренү эшенең темасы. Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Теманың актуальлелеге. Фатих Кәрим –татар халкының патриот- шагыйре, Бишбүләк районының горурлыгы. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур.Шуңа күрә эзләнү- тикшеренү эшемнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль темаларның  берсе булып тора.

Тикшеренү объекты. Фатих Кәримнең тормыш юлы, гаилә хәле һәм иҗаты.

Тикшеренү предметы. Шагыйрьнең сугышка кадәрле һәм сугыш вакытында язган  шигырьләре, поэмалары; хатынына язган хатлары; шагыйрь иҗатына арналган альбомнар, папкалар.

Тикшеренү мәсьәләсе. Булган материалларга күзәтү ясау, яңа мәгълумәтләр туплау.

Тикшеренү максаты.Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү, тормышын ачыклау; хатынына, балаларына һәм туган иленә булган җылы хисләренең, мәхәббәтенең  фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез корал булуын ачыклау.

Тикшеренү методлары. Эш барышында эзләнү, шагыйрьнең әсәрләрен уку, булган материалларны, фотоларны өйрәнү, системалаштыру, анализлау.

Тикшеренүнең практик әһәмияте. Күрше Бишбүләк районында туып  үскән патриот-шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм  тормышының яңадан-яңа яклары белән танышу һәм башкаларны да таныштыру;  иҗатына тагын да ныграк кызыксыну уяту; яугир- шагыйрь шәхесе белән горурлану.

Тикшеренү эшемнең нәтиҗәсе. Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен, поэмаларын укып чыктым.Татар поэзиясендә  Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйь дә юк, дип уйлыйм мин.Ул һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән басып тора торган, янәшә атлап бара торган шагыйрь. Минемчә, аның Ватан сугышы чоры лирикасы “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләрнең дәвамы.

Фатих Кәримнең тормыш иптәше Кадриягә язган хатларын укыган вакытта, мин аның хатынына, балаларына булган олы ихтирамын, игътибарын, җылы хисләрен тойдым. Аның хәстәрлекле ир, кайгыртучан әти, гомүмән, бик яхшы гаилә башлыгы икәненә төшендем.

Бишбүләк районында туып үсеп, татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып балкыган, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган Фатих Кәрим исеме мәңге безнең күңелебездә яшәячәк!.

Төп  өлеш

 

Әхмәтвәли улы Фатих Кәримов 9 гыйнварда Башкортстан дагы Бишбүләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә 11нче төпчек бала булып дөньяга килә. Бәләкәй,Чакта  тыңларга ярата торган була. Аларга рәхәт тормышта үсәргә насыйп булмый, бик яшьли әтисез калалар. Әтиләре исән чакта указлы мулла була. Ул бик юмарт, кешелекле булган. Бирелгән хәерне дә өйгәалып кайтмыйча,ярлы кешеләргә, авыл балаларына тараткан. Әниләре дә бик йомшак күңелле кеше булган, әкиятләрне, бәетләрне яттан сөйләгән. Гаиләдә һәр кеше шигырьгә гашыйк булган.Кечкенә Фатих әнисен елата-елата Сак-Сок бәетен укыган. Апасы Мәрьям, абыйсы Габдулла да шигырьләр язган. Аларның йогынтысы Фатихка да тигәндер күрәсең.

Ф.Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар яза. Үзе гаҗәп дәрәҗәдә ачык һәм киң күңелле була. Яшәп килгән тәртипләрне яратмый, байлыкка кызмый, ярлылыкны да хуп күрми. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә. Олы ир туганнары үсә төшү белән кул арасына керә башлаганнар. Берсе кыш укып, җәй буена читтә эшләп кайта, өченчесе байга малайлыкка яллана, аннан соң кара эшче була һәм шунда үпкә чире эләктерә. Ә әтиләре шуннан соң үз эченә бикләнә, бөтен эше мәчеткә барып кайтудан узмый.

Төрек-Балкан сугышы башлангач, мулла бераз үзгәргәндәй була. Яңа тормышны ялганламый, якламый. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, муллалыктан баш тартмыйча, 1918 елны тыныч кына дөнья куя.

Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар.

Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе                                                                                                                      табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы,абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…»[2]

Ф. Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата-елата, аннан «Сак-Сок бәетен» укыта.

Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә.

Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) .

«Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.

1931-1933 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.

Ләкин 1938 елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.

1939 елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый…

Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.

… Ә мин калам тынчу таш төрмәдә

 Тимер рәшәткәгә баш иям.

 Өзелергә җитеп сыкрый күңелем

 Сагынудан сине, Кадриям!…

 

 Бөтен тормыш – көн-төн сыкрап эшләү,

 Кәгазь дә юк монда, каләм дә.

 Килеп житми анаң, балаларың,

 Сагынып язган кайнар сәламнәр. [3]

 

Сөекле хатыны Кадрия гаделлек эзләп, бер шәһәрдән икенчесенә чаба, иренең гаепсез булуын исбат итү өчен көрәшә. Язучы К. Нәҗми, генерал Я. Чанышев һ.б., шагыйрьне азат итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар.(кушымта№2)

Ләкин бирешми шагыйрь, кеше булып кала. 1941 елның 3 декабрендә аны аклыйлар, ул үзе теләп сугышка китә. 4 ай Кадрия бернинди хәбәр алмый. 1942 елның

19 апрелендә “хәбәрсез югалды” дигән язу килә, ләкин шул ук елның 1 маенда

Фатих Кәрим  Казанга кайта, ай ярым госпитальдә дәвалана. Шунда ул “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын иҗат итә, күп кенә шигырьләрен язып газеталарга бирә.

  “Мин рядовой солдат бу сугышта...” дип үз язмышын язган Фатих Кәрим Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр штык, мылтык белән генә түгел, каләме белән дә көрәшә-көрәшә сугышчан авыр юл уза. [4]  Соңгы сулышына кадәр батырларча көрәшеп,  үзенең сугышчылары белән немецларның 45 офицерын һәм солдатын үтерә, 120 немецны әсир итә. Хәрби батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Дан ордены, берничә медаль белән бүләкләнә. Җиңү көненә санаулы гына атналар калганда хәлиткеч көрәштә яраланып кече лейтенант, взвод командиры Фатих Кәрим батырларча һәлак була. Бу 1945 елның 19 февраль көне була. Дуслары-көрәштәшләре пулядан теткәләнгән шинелен шигырь дәфтәрләрен, хатларын һәм итеген Казанга   җибәрәләр.   Бу әйберләрне язучылар дәүләт музеена  бирәләр. Дәүләт музеенда янгын чыгып бик күп кыйммәтле экспонатларны харап итә. Бу вакытта Фатих Кәримнең шинелен Ленинградка  җибәргән булалар, шулай ул исән кала.   

Фатих Кәримнең гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсбер шәһәре янына күмелә. Соңрак,  1955 нче елда ул Победа исемле авылның  паркына туганнар каберлегенә күчереп җирләнә. (кушымта№5)Ә 1966 нчы елда литвалылар 11 кеше бергә күмелгән каберлекне ачалар һәм бер сугышчының шинельсез икәнен күрәләр, бу Фатих Кәрим була. Аларны Багратионовск шәһәре янындагы туганнар каберенә күчерәләр. Анда мемориал ачыла. Шагыйрьнең кызы Ләйлә анда еш кунак була. Ә 2007 нче елның сентябрь аенда Фатих Кәримгә бу шәһәрдә һәйкәл ачылды . Анда Ләйлә дә катнашты.

Кыз бала әтисенә охшаса, бәхетле була, дигәннәр борынгылар. Фатих Кәримнең кечкенә кызы Ләйлә дә әтисенә охшаган була.  Үз гомерендә 2 генә тапкыр күреп калган әтисенә мәхәббәте гомер буе җанын җылыткан аның. Ләйлә 5 яшьтән апасы Ада белән укырга керә. Икесе дә бик мәктәпне гел 5ле билгеләренә тәмамлыйлар. Ада институтка керә, физмат тәмамлый, танылган галимнәр белән фәнни эш башкара.Ләкин гомере генә кыска була. Ләйлә исә университетка филология факультетына керә,ләкин укуын ташлый , заводка эшкә керә. Башта монтажчы, аннан мастер, партоешма секретаре була. Хәзерге көндә Казанда улы Артем белән  яши. Улы белән берничә тапкыр әтисенең каберенә дә сәяхәт кылган ул.  Әтисе белән горурланып, аның иҗатына сокланып яши ул.

Казанда Фатих Кәримгә аталган, ләкин ачылып укылмаган хат яши. Бу хатны шагыйрьнең хатыны Кадрия язган. Ләкин Фатих Кәрим хатны укырга өлгерми, 1945 нче елның 19 февралендә батырларча һәлак була, хат кире кайта.  Хатны Кадрия ханым үзе ачып укымый, ә гомере буе саклый, үлер алдыннан кызы Ләйләгә биреп калдыра. Ләйлә дә хатны ачмаган. Сер булып калсын дигән. Татар халык шагыйре Ренат Харис  шагыйрьгә багышлап “Кадрия” поэмасын иҗат иткән. Бу поэмада  хатның язмышы турында сүз бара.

Фатих Кәримнең гомере кыска, ә иҗаты озын булды. Авыр шартларда, окопларда әдип 5 поэма, 2 повесть,1 пьса һәм 150гә якын җыр,шыгырьләр иҗат итте.  дигән бөек исемне безнең татар халкы онытмый. Башкортстанда мәктәпләр, педагогия училищесы, урамнар, музейлар аның исемен йөртә.

Ф. Кәрим  тормыш  юлы,  ялкынлы  йөрәге  һәм  искиткеч  саф  хисле  шигырьләре  белән  Муса  Җәлилгә  бик  охшый.  Тик  алар  батыр  исемен  икесе  ике  шартта  казаналар:  Муса  Җәлил  фашистлар  тоткынлыгында  үзенең  горур  тавышы  белән  күтәрел сә,  Фатих  Кәрим  карлы- бозлы  окопларда  кулындагы  коралы  һәм  каләме  белән  үзенең  корыч  токымлы  совет  кешесе  икәнен  раслый.  “  Бу  ике  шагыйрьнең  үзләренә генә  хас  уртак  яклары  бар.  Аларны  Бөек  Ватан  сугышы  зур  шагыйрь  итте.  Поэзия  тавының  алар  икесе  ике  ягыннан  күтәрелделәр...”  дип  язды  күренекле  шагыйребез  Сибгат  Хәким. [1]

 Иҗатының  беренче  чорыннан  ук Ф. Кәрим -   шагыйрь- гражданин,  көрәшче  һәм  патриот.  Һәр  шигырендә ул,  бөтен  доньяга  хаклык,  иреклек  нуры  чәчкән 5 социализм  иленең  тулы  хокуклы  граңданины  буларак,  нык  ышаныч  һәм  горур  хис  белән  сөйли.  Социалистик  хезмәткә, киләчәкне  төзү  өчен  көрәшкә  чакырган  яңадан – яңа шигырьләре, мәкалләре, очерклары Ф. Кәримнең  ил  каршында  зур  җаваплылык  хис  итеп,  заман  сулышын  яхшы  тоеп яшәүче  кеше  булуы  турында  сөйлиләр. Алга,  югарыга  омтылып  яшәү,  һәр  эштә  бөтен  күңелне  биреп,  янып  эшләү,  активлык  Ф. Кәримнең  бөтен  гомер  юлы  өчен  хас  сыйфатка  әверелә.

Шагыйрь сугыш  темасына  багышланган  беренче  әсәрләрендә  үк  җиңүгә  булган  тирән  ышанычлы  җырлады.  Бу  ышаныч  гади  бер  өмет  кенә  түгел,  совет  кешесенең  хаклыгын,  көчен  аңлауга  нигезләнгәнттышаныч  иде.

Бөек  Ватан  сугышында  Ф. Кәрим   шагыйрь  булып  кына  түгел,  солдат  булып та  катнашты. 1941 елдан  алып  1945 елның  февраленә  кадәр  ул  сугыш  кырларында  дошманга  каршы  көрәште, Мәскәүдән  алып  Көнчыгыш  Пруссияга  кадәр  араны  солдат  булып,  җиңеп  үтте.  Ул  үзенең  сугыш  чоры  иҗатында  шушы  көрәшләрне  гәҗәп  тулы  һәм  көчле  чалтырады.

Фронтка  китүне сүрәтләгән  берничә  шигырьдән  соң,  ул  фронтның  үзен  сүрәтләүгә,  совет  солдатының  фронттагы  батырлыкларын,  уйларын  һәм  тормышын  чыгылдыруга  күчә.  Фронт  тормышы  Фатих  Кәрим поэзиясендә  үзенең  бөтен  катлаулыгы  һәм  авырлыгы  белән  күрсәтелә.

Ул башта гади солдат булып йөри, аннары хәрби инженерлык училищесын тәмамлый. Укудан соң аны Көнчыгыш Пруссиядә барган сугыш операцияләрендә катнашырга взвод командиры итеп билгелиләр. Антына тугрылыклы булып, «Ватаным өчен» дип, дошманга каршы сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында ике тапкыр яралана, ләкин алгы сафтан китми, яңадан сугышка омтыла, дәваланып, тагын көрәшен дәвам итә.

Төн. Окоп. Сугыш азга булса да, тынып калган. Күпне күргән соры шинель кигән солдат автоматын янына куеп, окоп почмагына утырган. Йөзендә уйчанлык һәм тирән сагыну. Кәгазь кисәкләрен үзе теккән куен дәфтәрен тезенә куйган да нидер яза. Вак яңгыр сибәләүче көзге җил дә, авыр сугыштан соң күз-керфекләренә эленгән арыганлык та аны туктата алмый. Ул ут эчендә дә, төннәрен йокламыйча, армый-талмый иҗат итә.

Фатих  Кәрим   шушы  сугышта  һәлак  була.  Соңгы  батырлыгы  өчен  аңа,  үлгәннән  соң,  икенче – “ Беренче  дәрәҗә  Ватан  сугышы”  ордены  бирелүе  дә  билгеле  түгел  иде. Ул  орден 21 елдан  соң  Татарстан  язучылар  союзына  килде.

 

                                                      Йомгаклау

 

Табигый, тирән  лирик  шагыйрь беренче   шигырьләреннән  үк  киң  Ватаныбыз  тормышын,  бөтен  халык  тормышын  үзенең  әсәрләрендә  чагылдырганда,  үз  шәхесе,  лирик  “ мин”е   белән  бәйләнештә  туган  җирен,  туган  туфрагын, “кече  ватан”ын  да  данлап  җырламый  калмый.  Ф. Кәрим шигъриятенең  дә  үзәк  тамыры,  аеруча  башлангыч  мәлләрдә,   туган  туфрагына,  Дим  буйларына  береккәнлеге  күренеп  тора. Туган  ягына  сүрәтләү  өчен  ул  кайнар  тойгыларны  белдерүче  матур  сүзләр  таба.  Менә  аның  1929 елда  язылган  “ Бакчачы  кызлар”  шигыре:

 

Мин  сагындым!

Яз  күңелемне

Алып   кайтты  туган  Димемә,

Ярларына  басып,  карадым  бер,

Кулларымны  салып  билемә.

 

Яр  буена  шаулап  килә  дә  җил

Башын  сыйпый  йомшак  талларның,

Иркәләнеп  таллар  тирбәләләр,

Шәүлә  төшә  суга  алланып...[5]

Шагыйрь  үзенең иң  мөкәтдәс, иң  якты  уй һәм  тойгыларын, теләкләрен  һәм  омтылышларын  газиз  Ватан  исеме  белән  бәйләп  җырлады.  Аның  әсәрләре, шигъри  яктан  бөтен совет  поэзиясендә  күренекле  урын тотарлык  гүзәл  әсәрләр  югарылыгына  күтәрелү  белән  бергә,  кешелек  дошманнарына  карата  иң  тирән,  иң  олы  нәфрәт  хисе  белән  сугарылган  чын  гуманист һәм  патриотның,  Советлар  Союзы  гражданының йөрәк  тавышы да  булып  яңгырадылар.  Әгәр Ф.Кәрим  поэзиясе  барыннан да элек кай ягы  белән  аерылып тора?- дип  сорасалар, икеләнмичә, шагыйр  кичерешләренең  һәм  фикерләренең  бөтен  ил  йөрәге  тибеше  белән  искиткеч  дәрәҗәдә  берләшүе,  дип  җавап  бирергә  мөмкин  булыр иде.

Менә ни өчен Ф. Кәримнең күп шигъри   юллары олы хакыйкатьнең  иң  төгәл  әйтеше  булып  күңелдә  уелып  калалар.  Аның   шагыйрь  буларак  көче, бөеклеге дә әнә  шунда.

 

                                                     КУЛЛАНЫЛГАН  ӘДӘБИЯТ

 

1. Фатих  Кәрим . Шигырьләр .   – 1979 ел.

2. Суфиян  Сафуанов  “ Рухи куперләр” – 2006 ел.

3. Әнвәр  Сөләйманов  “Бергәләп  бизик  бу  дөньяны – 2002 ел.

4. Даутов Р.Н, Нуруллин Н.Б.” Совет  Татарстаны  язучылары” 1986 ел

МИНИСТЕРСТВО   ОБРАЗОВАНИЯ  РЕСПУБЛИКИ  БАШКОРТОСТАН

ОТДЕЛ ОБРАЗОВАНИЯ  АДМИНИСТРАЦИИ  МР  ЕРМЕКЕЕВСКИЙ  РАЙОН 
НАЧАЛЬНАЯ  ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА  С. АБДУЛОВО-

ФИЛИАЛ  МОКУ  СОШ  С.СТАРОТУРАЕВО

 

ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ  РАБОТА

 

БАР  ҖЫРЫН  УЛ  ИЛЕНӘ  БАГЫШЛАДЫ,

 

ГОМЕРЕН ДӘ  БИРДЕ  ХАЛКЫНА.

 

Номинация  « Лингвистика»

Давлетшина Алсу Ильгизаровна,

обучающаяся  3  класса

НОШ с. Абдулово

 

 

Руководитель

Миннибаева Розалия  Магавиевна,

учитель  начальных  классов

НОШ с. Абдулово

 

                                  Эчтәлек

 

Кереш  ----------------------------------------------------------------------------------------------3 бит

 

Төп өлеш ------------------------------------------------------------------------------------------- 3бит

 

    1Фатих Кәримнең балачагы ---------------------------------------------------------------------3бит

   2.   Әдипнең поэзиягә булган мәхәббәте--------------------------------------------3  бит

 

       3.  Ил азатлыгы өчен көрәш -------------------------------------------------------------4бит

 

      4.  Ф. Кәримнең батырлыгы үлемсез --------------------------------------------------5  бит

 

  1. Әдипнең балар өчен язган шигырьләре  -----------------------------------------5  бит

 

Йомгаклау ----------------------------------------------------------------------------------------6 бит

 

Кулланылган әдәбият ---------------------------------------------------------------------------7 бит

 

Кушымта -----------------------------------------------------------------------------------------  I - IVбит

 

                                                         Кереш.

      Фатих  Кәримне  татар  дөнь ясында  белмәгән,  яисә  ишетмәгән кеше юктыр ,    мөгаен. [ 1 ] Фатих  Кәрим  шигырьләре  туган   телен  яраткан  һәр  татар  кешесенә  мәктәп  елларыннан билгеле.  Аның  “Үлем турында уйлама.  Илең  турында  уйла, илең  турында  уйласаң,  гомерең озын  була”,(1) дигән  канатлы  сүзләрен  кем  онытсын  инде!  Киләчәктә  сокландыргыч әсәрләр иҗат  итәргә  хыялланып,  сугыш кырларында  зур   батырлыклар  күрсәткән якташыбызның  гомер  җебе 36  яшендә  өзелүе  генә  аяныч.. Әмма  Фатих  Кәримнең  гомере бер  моңлы  җыр иде,  үлеме  әле  бупса  җыр  булып  яңгырый.

 

                                                        Төп  өлеш

 

      Ф.Кәрим  заманы  өчен   дини,  укымышлы  гаиләдә  үсә.  Әтисе  Әхмәтвәли  озак еллар  мәдрәсәләрдә  белем  ала,  бай  балаларының  аш-су  әзерләүчесе  булып тамагын туйдыра.  Күп  вакыт  дөнья   гизеп  йөри.  Дингә  ихлас  ышана. Шул темага шигырьләр,  поэмалар  яза.   Үзе  гаҗәп  дәрәҗәдә   ачык  һәм  киң  күңелле  була.  Яшәп килгән   тәртипләрне  яратмый,  байлыкка  кызыкмый,  ярлылыкны  да  хуп  күрми.  Ул заманының  алдынгы  кешесе  булып  танылган,  фәлсәфи  фикер  йөртергә  яраткан. Әниләре  Гөльямал  да  аз  сүзле,  тыйнак,  уңган  хатын  булган.  Бөтен  өй  мәшәкатьләре,  йорт  эшләре  аның  җилкәсенә  төшкән.  Еш  чирләгән. Шуңа карамастан һәрвакыт  күтәренке күңеллелек  саклаган  , эшне  җырлап  кына  башкарган.  Балалары да аның  моңлы  тавышын  тыңларга  яратканнар.  Бу  гаилә  намуслы  хезмәт  белән көн күрә.

   “Фатих  бигрәк  тә  табигатьне,  Дим  буйларын  ярата  иде.  Таң  белән  балык  кармакларга  барыр  иде.   Көне  буе  ачлы – туклы  йөреп  тә  балыксыз  кайткан  чаклары  аз  булмады.  Бик  җитез,  теремек ,  җырыш  бала булды  ул.  Тугайларда  җиләк  җыярга,  кошлар  сайраганын  тыңларга  әвәс  иде  ул.  Бәлки,  шуңадыр  да  Дим  елгасының  үзенчәлекле  табигатенең  матурлыгы  аңа  нечкә  хисле  шигырь ләр  язарга  этәргеч  ясагандыр.  “  Бу  юлларны  әдипнең  апасы  Гобәйдә  Кәримова  яза. (2)

     Ф. Кәримнең  поэзиягә  булган  мәхәббәте  ата-ана  нигезендә  үк  сиземләнә башлый.  Шагыйрь  үзе  бу  хакта  болай  дип  язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен  язган  шигырьләрен  безгә  укыштыргалаганын ишетү, апам  Мәрьямнең  үз  дәфтәренә Дим буе табигатен  тасвирлап язган  күп  кенә 

шигырьләрен  башкалардан  яшереп  миңа гына укуы, абыем  Ярлы  Кәримнең                                            матбугатта  чыгып  барган  шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә

 табан      юнәлеш ясавыма  төп һәмбашлангыч  этәргеч булдылар…» (3) Боларның  һәммәсе  Фатихны да  иҗатка  дәртләндерә. Татар  әдәбиятына  якынрак булырга  омтылуы аны  Казанга тарта .  Дөрес, ул  әдәбият-сәнгатьуку йортына  тугел, бәлки,  абыйсы  тәкъдиме  буенча, җир  төзү  техникумына  укырга керә.  Һәм  менә шул  елларда  (1925-1929) ул  даими яза  башлый . Сигез  ел эчендә (1929-1937) яшь  шагыйрь  ун  китап  чыгара.

       Бөек Ватан  сугышы  чорында  аның  иҗаты  үзенең  иң  югары  ноктасына  күтәрелә  һәм  фашизмга  каршы     көрәш  җыры  булып  яңгырый.   Ф. Кәрим  үзе  теләп фронтка китә. Ул башта гади солдат булып йөри, аннары хәрби инженерлык училищесын тәмамлый. Укудан соң  аны  Көнчыгыш Пруссиядә  барган    операцияләрендә катнашырга   взвод  командиры итеп  билгелиләр.  Антына  тугрылыклы  булып, «Ватаным өчен» дип,  дошманга  каршы  сугыш  кырларында  зур  батырлыклар  күрсәтә. (3)    Сугыш дәвамында  ике тапкыр яралана,  ләкин алгы  сафтан  китми, яңадан  сугышка  омтыла, дәваланып, тагын  көрәшен  дәвам  итә.

       Төн.  Окоп.  Сугыш  азга  булса  да,  тынып  калган.  Күпне  күргән  соры  шинель  кигән солдат  автоматын  янына  куеп,  окоп  почмагына  утырган.  Йөзендә  уйчанлык  һәм тирән  сагыну .  Кәгазь  кисәкләреннән  үзе  теккән  куен  дәфтәрен т езенә  куйган да нидер  яза.  Вак  яңгыр  сибәләүче  көзге  җил дә, авыр  сугыштан  соң  күз-керфекләренә эленгән  арыганлык  та  аны  туктата  алмый.  Ул  ут  эчендә  дә,  төннәрен  йокламыйча, армый-талмый  шулай  иҗат  итә.  Сугыш  елларында  Ф. Кәрим 150  гә  якын  шигырь, 8 поэма,  2 чәчмә  әсәр,  5  пәрдәле  драма,  җырлар  иҗат  итеп  калдыра. «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урынны алып тора. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.

       Әйе, сугыш  араларында  никадәр  һәм  берсеннән-берсе  гүзәл  әсәрләр  язган шагыйрь  Ф.Кәрим  тыныч  елларда  нинди  генә  әдәби  җәүһәрләр  бирмәс  иде!  Тик гомере кыска  булган  икән  шул.  Нинди  үкенеч , сугыш  бетәргә  ике  ай  ярым  калганда,  1945  нче  елның  19  февралендә  батырларча  һәлак   була. Татарстан  язучыларидарәсенә  килгән  хатта  мондый сүзләр бар: ”Безнең часть немец-фашист илбасарларына  каршы  авыр  сугышлар  алып барды.  Ф. Кәримовка  фашистларны 37,8 биеклегеннән  береп  чыгарырга  һәм  шунда  ныгып калырга  дигән  бурыч  куелды. Бу бурычны  үтәүнең  бөтен   сугыш  нәтиҗәсе  өчен  зур  әһәмияте  бар  иде.  Кече   лейтенант  Ф.Кәримов   үзенә төп  хәрби  бурычны  үтәү                                                               йөкләтелгәнне  яхшы   аңлады . Ул  үзенең  взводы  белән  көчләре  күп  өлеш 

артыграк  булган  дошманга   каршы  кыю  рәвештә  сугышка  ыргылды.  Ул  җитәкчелек  иткән  взвод  дошманның  көчен сындырды  һәм  биеклекне  яулап  алды . Фашист  бандитлары , бу  аз  санлы кыюларны  биеклектән  куып  төшәргә  теләп , биш тапкыр  каршы  һөҗүмгә  күчтеләр.  Ләкин  зур  югалтуларга  дучар  булып  артка  тәгәрәделәр”. Шушы  бәрелештә  һәлак  булган  Фатих Кәримгә  батырлыгы  өчен “Беренче  дәрәҗә  Ватан  сугышы “ ордены  бирелә.  Фатих Кәрим язган шигъри юллар аның үзенә бик тә туры килә:

 Шулай үлде Ватан улы

 Сугыш барган кырларда:

 Сагынган саен без аны

 Бик биеккә, зәңгәр күккә

     Әйе, Ф. Кәримнең  гомере  кыска,  ә  иҗаты озын гомерле  булды. 1941 – 1945 нче еллар чорында  авыр  поход   шартларында  окопларда  әдип  бик  күп поэмалар, шигырь ләр, пь есалар,  җырлар  иҗат  итте.  “Бөтен  көчемне  фашизмга   каршы  көрәшкә  юнәлдерәм.  Миллионлаган   сугышчылар  белән   бергә  бер  сафта   бөек  Ватанымның  , синең,  сөйгән   балаларымның   бәхетен   дә  уйлыйм.  [ 2]  Җырларымның  ялкыннарын  ун  тапкыр  көчәйтеп  илем  өстенә  җиңү  шатлыгы  чәчәкләрен  сибү  көненә ышанычлы  адымнар  ясыйм”,  дип  яза  бер  хатында  шагыйрЬ    - яугир.(4)

      Фатих Кәрим – татар шигъриятенең горурлыгы.   Аның  әсәрләрен  халкыбыз  яратып укый.  Ул  гомеренең  теләсә  кайсы  чорында  да  үзенең   шагыйрь  икәнен,  халкына тугрылыклы  булырга  тиешлеген  онытмады.    Фатих Кәримнең балалар өчен язган шигырьләре әле дә яратып укыла. Алар уку һәм сөйләү өчен җиңел һәм кызыклы итеп  язылган.  Мин  аның  шигырьләрен  бик  яратып  укыйм.  Кечкенә  чагымда  әбием  миңа “Гармунчы  аю  белән  җырчы  маймыл”  әкиятен   укый  иде.  [  3]  Бу  әкият   бүген  дә  минем   хәтеремдә  саклана.  Класстан  тыш  уку  дәресләрендә  без  Ф. Кәримнең  язган  әсәрләрен   кызыксынып  укыйбыз,  шигырьләрен  һәм  әкиятләрен  яттан  өйрәнәбез.  Ә инде  аның  сүзләренә  язылган  “Яз җитә”  җырын  бик яратып  башкарабыз.  Аның  батырлыгына  сокланабыз,  аның  белән  горурланабыз.

   Фатих  Кәримнең  мирасы бүген  дә  татар  дөньясы  өчен  кирәкле ,  ул  бүген  дә халык  күңелендә  яши. Якташлары  аны  онытмый.  Туган авылы  Аетта  әдип  хөрмәтенә  һәйкәл куелган,  урта  мәктәп  аның  исемен  йөртә. [ 4]   Һәр ел  саен  мәктәптә Ф. Кәрим иҗадына  багышланган  “Ф. Кәрим  укулары “ үткәрелә.

                                                    

Йомгаклау    

     Туган  илебезнең    горулыгы  булырлык   бик   күп  шәхесләр  туган  безнең                                                                          

якларда   Фатих  Кәримне  белмәгән  кеше  юк. Ул ачы язмышлы шәхес. Аның тормыш юлы, иҗаты катлаулы  чорларга  туры  килде.  Фатих  Кәримгә  нинди  генә  яла, нинди генә  исем  такмыйлар.  Әмма  ул  ирләргә  хас нык  рухлы  кеше,  олы  талант иясе булып кала.  Ил  өчен бирелгән  гомере бүгенге  көндә  дә  халык  тарафынна  искә алына, шул хактагы  шигырьләре  укыла, сәхнәләрдән  сөйләнә. Ә  бит  мондый бәхет  теләсә кайсы шагыйрьгә  язмаган . Туган  илгә,  туган  халкына  булган  ялкынлы  мәхәббәт  Ф.  Кәримгә  бетмәс – төкәнмәс  көч  бирде,  аны  үстерде,иҗатына  бөркет  канатлары  чыгарды.

   Ф. Кәрим  соңгы  сулышына  кадәр  шулай  батырларча  көрәшеп,  каһарманнарча  һәлак  булган.     Ләкин  шагыйрьнең  йөрәк  ялкыны  сугыш  кырында  сүнеп  калмады,  Аның  батырлыгы  онытылмады.  Шагыйрьнең  үз  сүзләре  белән  әйткәндә:

                               Шулай  үлде  Ватан  улы

                               Сугыш  барган  кырларда:

                               Сагынган  саен  без  аны

                               Бик  биеккә,  зәңгәр  күккә

                           Күтәрербез  җырларда.

     Ф. Кәрим  поэзиясе  - якты,  саф  һәм  патриотик   тойгылар  поэзиясе.   Ул   үзенең  күләме,  сыйфаты   белән  татар  совет  поэзиясендә  иң  күренекле  урыннарның  берсен  тота.  Аның  исеме  мәңге  безнең  күңелләрдә  яшәр.

     Бүгенге көндә минем милләтем — Муса Җәлиле, Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар  безнең  горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек  дәрәҗәбез. Фатих Кәрим урамы, Фатих Кәрим  премиясе... Шагыйрь  иҗаты,  шөкер,  мәңгеләштерелгән.  Бу шулай  булырга тиеш тә.


Кулланылган   әдәбият

 

  1. Ф. Кәрим.  Әсәрләр.  Өч  томда  1.  Казан.  Татарстан  китап  нәшрияте . 1975.
  2. Ә. Сөләйманов. Бергәләп  матурлыйк  дөньяны.  Бәләбәй.  2002.

      3.    С. Сафуанов. Рухи күперләр. Уфа. 2006

      4.    Ф. Кәрим.  Әсәрләр.  Өч  томда  1.  Казан.  Татарстан  китап  нәшрияте . 1975.

     5.     Ә. Сөләйманов. Бергәләп  матурлыйк  дөньяны.  Бәләбәй.  2002.