712567
Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

  "ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ"

 Сведения об образовательной организации

 

Авылыбыз уртасында

 

Латыпова Альвина, 10 класс  

МОБУ СОШ имени Фатиха Карима села Аитово

 

 Авылыбыз уртасында

Урнашкан бер матур йорт

Якташыбыз, солдат шагыйрь

Туып ускән йорт.

 

Фатих Кәрим-авылдашым,

Ул табигать яраткан.

Шул табигать кочагында

Шигырьләре яралган.

 

Уйнап үскән урамнары

Аның эзләрен саклый,

Фатих исемен йөрткән мәктәп

Аның даннарын яклый.

 

Башкортстанда туган ул,

Татарстанда яшәгән.

Сугышларда дан тоткан ул,

Батыр, тырыш һәм уңган.

Авылыбызда йорт-музее,

Анда бик куп истәлек.

Халык өчен горурлык ул,

Шагыйрь даны мәңгелек!

 

Ул безнең авыл улы

 

 Латыпов Альмир,

8 класс МОБУ СОШ имени

Фатиха Карима села Аитово

 

Фатих Карим бөек шагыйрь

Ул күп  шигырьләр язган

Ул безнен якташыбыз

Дим буйларында туган

Мин да шушы авыл улы

Ул йөргән  юлдан утәм

Аңа  ошарга тырышып

Хам горурланып усам.

 

 

Мәктәбебездә Ф.Кәрим иҗатына кызыксыну елдан-ел арта, шагыйрьнең катлаулы язмышы, иҗаты тирәнрәк өйрәнелә. Мәктәбебездә Ф. Кәримнең иҗатын өйрәнүгә игътибар күбрәк бүленә. Аның тормышы, бигрәк тә сугышчан юлы безгә үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләүдә ярдәм итә. 

Әдәбият дәресләре белән бергә Ф.Кәрим исемендәге авыл музееның да әһәмияте зур. 1971 нче елдан эшләп килгән музей үсеп килүче буынны тәрбияләү, шагыйрьнең иҗатын пропагандалау үзәге булып тора. Укучылар теләк белдереп, музейга экскурсиягә йөриләр. Алар шагыйрь турында күп кызыклы мәгьлүматлар алалар, музейда кадерләп сакланган       Ф. Кәримгә бәйле истәлекләр белән танышалар. Кайбер укучылар Ф.Кәримгә багышлап шигырьләр иҗат итә башладылар, иҗади эшләр белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

2004 нче елда Ф.Кәрим исемендәге премиягә лаек булган шагыйрьнең бертуган апасының улы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Тимербәк Газиз улы Нигъмәтуллин акчалата премиясен мәктәбебезгә бүләк итте. Бу премияне файдаланып, 2005 нче уку елында мәктәбебездә район күләмендә Кәрим укулары үткәрелде. Шушы көннән башланган укулар быел да үз эшен дәвам итте һәм районара конкурс дип игълан ителде.                                                      Укучылар конкурсларга бик тырышып әзерләнгәннәр, шуңа күрә  жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Кәрим укулары сәләтле балаларны ачыклады, Ф.Кәрим иҗатына кызыксыну уятты. “Иң яхшысы” дип танылган укучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр бирелде. Елдан-ел катнашучы мәктәпләр саны күбәя,   Ф.Кәрим иҗаты белән кызыксынучы балалар саны арта.

Кәрим укуларында 2012 елда 18 мәктәп катнашты. Күрше Кыргыз-Миякә районы, Ярмәкәй районы, Бүздәк районы, Туймазы шәһәре мәктәпләре - актив катнашучылар. Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренең 27 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе белән дә элемтәдә торабыз. Танышып киткәннән соң дуслык җепләре ялганды, очрашулар уздырабыз. Алар да быел читтән торып  катнаштылар.

Ә 18 укучы презентацияләр, электрон китап тәкъдим итте.  Һәр эш үзенчә матур, бай  эшләнгән. Бу бәйгедә Түбән Кама шәһәренең 27 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Гыйләҗетдинов Илнар җиңүче булды.

Фәнни-эзләнү эше буенча барлыгы 7 генә эш катнашты. Иң яхшы эш - Бүздәк районы 1 нче санлы мәктәп укучысы Булатова Алсуныкы. Укучы рус телендә материал әзерләүне максат итеп куя, рус телендәге шигырьләрнең тәрҗемәләрен тикшереп, үзе тәрҗемәләр ясый. Икенче урыннарны Бишбүләк районы Ает урта мәктәбе укучылары Арсланова Алия һәм Гатиятуллина Айгөл  бүлеште. Өченче урыннар - Түбән Кама шәһәренең 27 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Камалова Карина һәм Кыргыз-Миякә районы Әнәс мәктәбе укучысы Каюмова Илүзәдә.

 Кәрим укулары якташыбызның бай, күпьяклы талантын тагын бер тапкыр ачып күрсәтте. Укучылар, шул исәптән укытучылар, авыл халкы якташ шагыйребез белән чиксез горурланабыз һәм аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

                                      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                            Кусабкулова Ләйсән

 

Ф.Кәрим иҗатында гармун образының чагылышы.

           Тормышта кешегә шатлыклы көннәрендә, кайгы килгәндә кирәкле бер дәва бар. Ул - җыр. Бу турыда күп кенә шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә сөйлиләр.  Безнең халкыбыз элек-электән җырлы-моңлы халык булган. Ул төрле уен коралларында уйнап күңелен күтәргән, аларны осталар үз куллары белән ясаганнар. Курай, кубыз, кәтүк сыбызгы кебек уен кораллары арасында  иң күп кулланылганы гармун булган.

          Халык музыка уен коралы - гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны беренче булып, 1782 нче елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Русиядә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Безнең ил осталары  гармунның берничә төрен ясыйлар. Мәсәлән, Тула, Саратов гармуннары. 1934 нче елда Казанда гармун фабрикасы төзелә. Казанда гармун ясау эше 1950-1960 нчы елларда аеруча киң колач ала. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Татарларда  беренче  гармунны Вараксин дигән оста ясаган. Элегрәк кыңгыраулы гармуннар булган. Көе ераккарак яңгырасын өчен, гармуннарга кыңгырау такканнар.

        Шагыйрь иҗаты белән без 5 нче сыйныфта таныша башлыйбыз. Әле булса укытучыбызның 1936 нчы елда язылган “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” поэмасы һич кенә дә исемнән чыкмый. Әкияттә Хәйдәрнең атка булган мөнәсәбәте, аны төн буе ач тотуы һәм шул атка күп итеп утын төяве атны кызгану хисе тудырды. Әкиятнең исеменнән үк күренә: поэмада гармун образы кулланыла. Гармунны  тартып йөрүче Маймыл образы бик кызыклы бирелгән.

      1929 нчы елда Ф.Кәрим “Гармун турында” исемле шигырь яза.  Шагыйрь нечкә күңелле, хискә бай кеше була. Гармун моңын тыңлап үскән шагыйрь  гармун моңына булган хисләрен чагылдыра. Тальян гармунның һәр йөрәккә үтеп керүен, “телгә бай” булуын күрсәтә. Гармун кебек иркен буласы килә аның да.

      Авыр сугыш шартларында шагыйрь 8 поэма яза. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының төп герое  – батыр, кыю, саф күңелле татар сугышчысы Фазыл. Ул бөтен җаны-тәне белән Ватанга бирелгән солдат. Сугыш кырында бик күп батырлыклар эшләгән. Сугышка кадәр ул алдынгы шахтёр булган.  Фазыл әле ул гармунчы да. Башка сугышчылар арасында ул шул ягы белән аерылып тора. Үзе сугышта алган яраларыннан  дәваланып ятса да,  башкаларның төшенке күңелләрен шаян сүзләре, гармун уйнавы белән күтәрә белә. Бөтенесе дә аның гармун уйнавына сокланып карыйлар, хәтта түзмиләр, кушылып җырлыйлар. Гармун сугышчыларны ял иттерә, күңелләрен күтәрә.  Хәтта кичке җил дә ул уйнаган көйгә исә кебек.

     Шагыйрь Фатих Кәрим гармунның төсен “яшел” ди. Бу да очраклы гына түгел. Яшел төснең безнең динебезгә кагылышы бар. Коръән тышы яшел төстә булган, муллалар яшел чапан кигәннәр. Шулай ук яшел сүзенә шагыйрь яшәрү, яшәү мәгънәсен дә салган. Фазыл кыңгыраулы яшел гармунда уйный. Кыңгыраулы гармун шул ягы белән аерылып тора: аның кырыенда кечкенә кыңгырау була. Ул кечкенә булса да, бик зур роль уйный. Көйгә тагын да ямь, моң, матурлык өсти. Ватаны өчен гомерен бирергә әзер булган егетнең госпитальдә ятканда  юлдашы һәрвакыт җыр, иптәше гармун булган.

        Бу поэма Ф.Кәрим кебек батырларча көрәшкән һәм һәлак булган меңнәрчә геройларның батырлыгын чагылдыруга багышлана. Шагыйрь хезмәт батырларына дан җырлый. Ватанга мәхәббәт, туган илгә тугрылыклы булып калу идеясе дә чагылган.     Ф.Кәримнең “Моң һәм көч” исемле шигырендә дә мондый юллар бар:

 Җырның көче – ярсу, хыялый моң,

                                              Ул моң кайнап чыга йөрәктән.

                                              Егет өчен кош канаты кирәк,

                                                Егет көче ләкин теләктә...

 Әйе, моң кайнап чыга. Фронт кырларында дошманны җиңәргә ярдәм иткән, туган җиреңне сагыну хисен баса алмаган моң кайнап чыга. Солдатларны сугыш кырларында, тар окопларда туган җирләре, тыныч тормыш белән  тоташтыручы бер кыл – ул моң, гармун моңы булган. Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдат гомер озынлыгын җырда күрә. Көрәшнең иң киеренке чагында да совет солдаты җыр белән яши, чөнки гармун моңы аңа көч бирә, яшәү дәртен арттыра.

                                    8 нче сыйныф укучысы Арсланова Алия

 

 

 

Фатих абыйга

“Фатих Кәрим” исемен йөрткән

Мәктәп укучысы буламын.

Күңелемдә булган уйларымны

Дәфтәремә язып саламын.

 

Тап төшермибез синең исемгә

Тырышып укый һәрбер укучы.

Район мәктәпләре арасында

Булмады әле безне узучы.

 

Кызларыбыз безнең бик уңган,

Үрнәк булырлык һәр эшкә.

Укытучы биргән белемнәрне

Үзләштерәбез бары тик” биш”кә.

 

Егетләребез дз оста безнең,

Хоккейда һәм футболда да.

Кирәк икән бииләр дә алар,

Сынатмыйлар бер дә укуда да.

 

“Фатих Кәрим укулары” көнен

Ел да шулай көтеп алабыз.

Сиңа охшарга тырышкан булып,

Күңелләребезне ачып салабыз.

 

Һәр укучы үзе иҗат итеп,

Көчен сыный район алдында.

Ышанам, сынатмыйбыз бер дә,

Беренчелекне алырбыз тагын да.

 

Горурланабыз авылдаш булуыңа,

Ает авылының данлы улы син.

Татар дигән матур бер милләтнең
         Батырлыгын исбат итүче син.

 

Илеңне саклап утларга кердең,

Һәлак булдың сөеп халкыңны.

Дөреслекне булмый җиргә күмеп,

Шигырьләрең шытты раслап хаклыкны.

 

Хәзер инде мактауларга күмелеп,

Исемең яңгырый төрле телләрдә.

Яктылыкка, яхшылыкка өндәп,

Шигырьләрең укыла бик күп илләрдә.

 

Бөек шагыйре син татар халкының,

Җырларың тирбәлә күңел түрендә.

Батыр һәм матур егет булып,

Яшисең син безнең күңелдә.

                                       11 нче сыйныф укучысы

Хәкимова Гөлнара

 

 

Фатих абыйга багышлап.

Фатих абыйга багышлап,

Язам мин шигыремне.

Кем генә яратмый икән

 Минем авылдашымны.

 

Сабый чактан Дим буйлары
          Аны сокландырганнар.

Нәни Фатихның кулына

Шигъри каләм биргәннәр.

 

Фатих абый шигырьләр

Язарга бик яраткан.

Сугышта да буш чагында

Кулына каләм тоткан.

 

Ләкин сугыш кызганмаган

 Минем авылдашымны,

Башын салган батыр Фатих,

Саклыйм дип Ватанымны.

 

                                           10 нчы сыйныф укучысы

Сәлимов Алмаз.

 

 

 

Гамьсез гомер өчен тумадым мин,

                            Ялкынланып яшәү теләгем...

Мин ямьле Дим буенда  утырган Ает авылында тудым. Авылыбыз үзенең танылган кешеләре, аларның эше, батырлыклары белән данлыклы: язучыларыбыз Ярлы Кәрим, Фатих Кәрим, Советлар Союзы Герое Хәмит Гадельшин, БРның атказанган артисткасы Минзия Насибуллина, биология, медицина фәннәре кандидатлары, профессорлар һ.б.

Каһарман шагыйрь Ф.Кәрим үзе турында илһамлы юллар язып калдырган иде:   Гамьсез гомер өчен тумадым мин,

Ялкынланып яшәү теләгем...

 Бу сүзләр  авылдашыбыз Илдар Гыймаевка да туры килә дип әйтеп була. Ялкынланып яшәргә теләсәләр дә, аларның гомерләре кыска булды.

           Кешенең исеме җисеменә туры килә, диләр. Башта мин дә моны тикшереп карарга булдым. ”Илдар” сүзе ике тамырдан тора: ”ил” (төрки телдән кергән сүз) дәүләт дигәнне аңлатса, “дар” (персид теленнән) ия булу дигәнне аңлата. Тулы сүзнең мәгънәсе – җитәкче. Бала чактан мондый исемле малайлар ирекле, буйсынмаучан характерлары белән аерылып торалар. Иптәшләре күп, һәрвакыт көчсезләрне яклыйлар. Илдарлар өчен тормышта иң мөһиме – эш. Алар чын күңелдән эшкә бирелгәннәр.

          Илдар абый - кыска гына гомерендә туган авылы, районы, республиканың икътисади һәм социаль-мәдәни үсеше өчен тырыш хезмәт салган җитәкче. Мин аны патриотка тиңләр идем.

         Соңгы елларда патриот сүзе сирәк кулланыла башлады. Кемнәр соң алар патриотлар? Үз иле өчен янып-көеп торучы, үз илен яратучы. Мин Ватан азатлыгы өчен гомерләрен көрәшкә багышлаган кешеләр генә патриот буладыр, дип уйлый идем. Алар туган халкы өчен куркыныч адымнарга барганнар. Башка төрле әсәрләр укыгач, уйларым үзгәрде: бүгенге көн патриотлары үзләрен халык өчен корбан итмәсәләр дә, алар туган авылы, халкы өчен зур эшләр башкарганнар.

         Гади авыл егете авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлагач, инженер, совхоз директоры вазифаларын башкара. Нәтиҗәле эшләре аркасында тагын да югары үрләргә менә. Авыл хуҗалыгы үсеше, халык тормышын яхшырту өчен бик күп көч сала. Сәламәтлекне саклау, белем бирү һәм мәдәният өлкәсенә дә зур көч сала.

         БР Президенты Администрациянең җитәкчесе, БР Дәүләт Җыелышы депутаты, БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Башкортстан дәүләт аграр университеты ректоры, профессор үзе турында изге хатирәләр генә калдырды. Кеше гомере фани. Илдар абый үзенә бирелгән вакытны бушка уздырмаган. Шундый зур эшләр башкарган, югары үрләргә менгән кешене патриот дими кем дисең?

9 нчы сыйныф укучысы

Ярмөхәмәтова Ләйсән

                 

                      Могҗизалы ил.


Бишбүләк - минем туган як,

Могҗизаларга бай як.

Хәтта аның каеннары

Бүтән җирдән дә ак!

 

Бишбүләк – ул җырлы-моңлы,

Урманлы һәм Димле ил.

Байбакларын күрим дисәң,

Син туп-туры монда кил!

 

Бигрәк матур күренеш ул

Биктәштәге өянке.

Йөзьяшәр горур агачны

Коча ала тик биш кеше!

 

Кабатланмас шарлавык бар

Усак-Кичү авылында.

Табигать бер һәйкэл итеп

Салдырган аны монда.

 

Күкерт – водородтан торган

Чыганак та бар бездә.

Зәмһәрир суыкларда да

Туңып тормый ул бер дә!

 

 

Чыганакның искитәрлек,

Саф, таза суын эчеп,

Әкияттәй гүзәл җирне

Туя алмассың күреп!

 

Каменка авылы янында

Изге чишмә ургыла.

Әүлиянең чишмә суы

Бик күп сырхауга дәва!

 

Кош-Елгадагы чишмә дә

Шифалы көчкә ия.

Суы белән бер юынсаң,

Чирең бетә дә куя!

 

Бишбүләк – ул биш бүләккә,

Могҗизаларга бай як.

Килегез сез безнең якка,

Булырсыз затлы кунак!

 

4 нче сыйныф укучысы

Асылгәрәева Айсылу

 

   Туган авылыма

 

Авылыбыз шундый матур,

Нурлары балкып тора.

Һәр җомга азан әйтелеп

Мәчетләргә чакыра.

Авылыбыз тырыш безнең,

Иген –арыш үстерә.

Ару –талуны белмичә,

Халык Димдә су керә.

Урамнарда шау-гөр килеп,

Бала-чагалар уйный.

Укып, спортта ярышып,

Гел беренчелекне яулый.

Авылдашлар! Сезгә дәшәм!

Һәрвакыт тырыш булыйк,

Авылыбызның данын

Күкләргә без җиткерик!

 

10 нчы сыйныф укучысы Сәлимов Алмаз

Музей Фатиха Карима

Народный музей татарского поэта - патриота Фатиха Карима в селе Аитово Бижбулякского района Башкирской АССР был основан 19 июня 1971 года. До открытия музея экспонаты  хранились в школьном уголке и служили хорошим пособием на уроках. Музей – детище рук Хатиры Самигулловны Гизатуллиной. Филолог по образованию, она стала первым организатором, инициатором, пропагандистом жизни и творчества нашего именитого земляка.

В организации музея большое участие приняли местные сельчане - учителя Марьям Саниевна Саниева (Миниярова) и Лутфи Фазылович Гизатуллин. Они занимались краеведческой исследовательской работой и, изучая историю села, работали в архивах нашей республики. Секретарь парткома Назиб Галимзянович Ахметшин и председатель колхоза «Дёма» Барый Ахиярович Гафуров поддержали инициативу односельчан. Активное участие в сборе материалов, экспонатов для музея принял Гадилов Лутфи Закирович – журналист, который передал музею материалы, среди которых имелись фотокопии с наиболее ценных архивных документов. В их поисках он не раз посетил Казань и другие города Союза. Художник Наиль Вагапов, плотник Махмут Идрисов оформили экспозицию первого музея.

Первой заведующей музеем была Хайруллина Сайма Тимергалеевна, ветеран труда, награждена Значком Министерства культуры СССР  «За отличную работу». Она проработала на этой должности 20 лет.

В 1999 году, к 90-летию поэта, было построено и открыто новое кирпичное здание музея. Музейная экспозиция оформлена бригадой художников Национального Музея Республики Башкортостан. Общая площадь музея62,4 кв. м., экспозиционная площадь 43,6 кв.м. В музее расположены фотографии, документы, личные вещи. Экспозиция музея знакомит с жизнью и творчеством поэта.

Надо отметить, что здание было построено на том месте, где находился родительский дом, где созревала душа будущего поэта. Благодаря научно - исследовательской музейной работе мы располагаем бесценными материалами о семье поэта.

Огромное влияние на формирование его личности оказал старший брат Габдулла (литературный псевдоним Ярлы Карим), который в 1922 году устроил Фатиха в Белебеевское педагогическое училище, а затем помог перебраться в Казань. Ярлы Карим не дожил до тех дней, когда Фатих Карим стал видным татарским поэтом. Он умер в 1936 году, после продолжительной болезни. Позже Фатих Карим писал: «Я всегда читал стихи своего брата Ярлы Карима, который печатался с начала революции, и они сыграли решающую роль в том, что я продолжил его путь в литературе».

Очень важную роль в жизни поэта сыграла встреча с его самой сильной и единственной любовью – Кадрией Ишуковой, ставшей его верной женой и матерью двоих детей. Благодаря её беззаветной любви к мужу, мы имеем возможность знакомиться с его поэзией, увидеть семейные фотографии и личные вещи поэта в нашем музее. Бесценными раритетами для нас являются одежда, подаренная ею музею.

Дочь поэта, Лейля Фатиховна Каримова периодически пополняет наш музей бесценными экспонатами: фотографиями, книгами, журналами, сувенирами. Особое место заняла в экспозиции ксерокопия рукописного блокнота поэта, в который он заносил фронтовые записи в перерывах между боями, в землянке при свете коптилки, когда другие солдаты спали. Благодаря дочери поэта мы поддерживаем связь с Калининградской областью, где геройски погиб наш земляк при взятии той самой роковой высоты 37,8.

В 2007 году при поддержке администрации Бижбулякского района, около музея установлен бюст Фатиха Карима, автором которого является заслуженный скульптор – монументалист РБ, лауреат премии им. Салавата Юлаева – Ханиф Мирзагитович Хабибрахманов.

Дом – музей Фатиха Карима стал в с. Аитово своего рода святыней. Сюда заходят перед свадьбой молодые, приходят семьями, приезжают со всех концов страны в отпуск аитовцы. На базе музея воссоздаётся история села.

С целью увековечения нашего знаменитого земляка, талантливого писателя и отважного защитника Отечества и стимулирования писателей, художников, драматургов в 1996 году учреждена администрациями города Белебей и Белебеевского района, Союзом писателей Республики Башкортостан литературная премия имени Фатиха Карима.

Бижбулякским районным Советом и администрацией Бижбулякского района такая же премия учреждена в 1999 году. Премия присуждается один раз в пять лет на литературных праздниках, посвящённых юбилеям поэта. Лауреаты премии определяются на основе конкурса. Лицам, удостоенным премии имени Фатиха Карима присваивается звание «Лауреат премии имени Фатиха Карима» и вручается Диплом лауреата. Первыми лауреатами стали журналист Сулейманов Анвар Зуфарович, фотокорреспондент Исаев Виталий Федорович, художник Имашев Рашит Фатыхович. Лауреатами в 2004 году стали учёный Нигматуллин Тимербек Газизович, художник Алимасов Александр Никонорович, фотокорреспондент Андреев Олег Николаевич. Лауреаты 2009 года -  башкирский писатель Аралбаев Кадим Абдулгалимович., журналист Валеев Римзиль Салихович, директор Бижбулякского районного музея истории и этнографии Иванова Роза Гамзатовна. Материал о лауреатах премии имени Фатиха Карима пополняют фонд музея.

Всё больше и больше людей интересуются жизнью и творчеством талантливого поэта.

Музеем заведовали:

1. Самигуллина Разима Зайнулловна (1971 год)

1. Хайруллина Сайма Тимергалеевна (1972-1992 годы)

2. Латыпова Рашида Камиловна (1995-2004 годы)

3. Хафизова Райса Камиловна (1992-1995, с 2004 года по  нынешний день)

 

      

 Авылым йолдызы

 

Туган авылым,  кемнәр сине

Эше белән данламый,

Кемнәр синең өчен генә

Изге эшләр эшләми.

 

Күпләр алар, саный китсәң,

Җитми кулда бармаклар.

Берсе менә аларның -

Изге күңелле Илдар.

 

« Изгелекләр эшлә, бәбкәм», -дип,

Әйтә торгандыр әнкәң,

Изгелек эшләп яшәдең,

Чыкмый әнкәң сүзеннән.

 

Үрләгәндә тормыш баскычын

Җинеллек сайламадың,

Гөлчәчәкле гомер бакчаң

Кыска булыр дип уйламадың.

 

Көнчыгышта кояш батмас,

Ургә таба су акмас!

Изгелекләр эшләп калыйк,

Изгелек жирдә ятмас!

 

10 нчы сыйныф укучысы Динмөхәмәтова Илүзә