712567
Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

  "ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ"

 Сведения об образовательной организации

 

Яшә Димем, мәңге яшә!

Амин Мухутдинов

Иртә таңнан киттем төшеп

Ямьле Димнең буена.

Кулда бидрә, иңдә кармак

Балык тоту уемда.

Һава чиста, күкрәк киереп,

Тын алам мин шатланып.

Куанам мин, кармагымны

Димнең ярыннан салып.

Салып кармак, көтәм әле,

Чиртер балык шул җимгә.

Балык кайгысы түгел шул,

Сокланам мин саф Димгә...

Димем! Димем! Еллар үтә,

Ә син һаман агасың,

Язын ярларыңа сыймый,

Җәен саегып каласың.

Ә талларда кошлар сайрый,

Чут-чут килә сандугач.

Дим өстендә балык сикерә,

Бөҗәк аулый карлугач.

Кояш көлә, нурын сибеп,

Су өстендә мәрҗәннәр,

Җемелдәшә байлыгымны

Күрсеннәр  дип адәмнәр...

Әһә! Чиртә! Тартып алдым,

Кармагымны калтырап.

Яр башына барып төште,

Кушбаш балык ялтырап.

Әй, бу балык, әйтерсең лә,

Гади түгел, алтын.

Менә шулай шатландыра

Ямьле Димем үз халкын.

Эх, бу Дим  буйлары

Бөдрә таллар, зифа камышлар.

Чыр-чу килеп су керүләр,

Искә төшсә, баса сагышлар.

Яшә, Димем, мәңге яшә,

Табигатьнең күрке син.

Кайда барсам, ниләр күрсәм

Оныта алмам сине мин.

Кемнәр, Димем, сине мактамаган

Кемнәр генә сине сагынмый.

Фатих Кәрим, Ярлы Кәрим кебек

Шигырьләрен сиңа багышлый.

 

Чишмә

Амин Мухутдинов

 

Тау астыннан әкрен генә

Чишмә ага челтерәп.

Суы салкын, чиста, шифа.

Эч туйганчы, торма аптырап.

Тәмләп-тәмләп, мактап суын,

Чәй эчәләр әби-бабайлар.

Керен чайкый хатын-кызлар,

Ат эчерә малай-шалайлар.

Кышын туңмый гүзәл чишмә,

Чатнама суыкта да.

Ага чишмә челтер-челтер,

Гомерләр кыскарса да.

Чишмә кыры, бөдрә таллар,

Иеп озын чәчләрен,

Эчеп туймый алар гүя

Саф чишмәнең суларын.

Иртә таңнан кошлар сайрый,

Кунып гүзәл талларга.

Үтсә гомер, булмыйм кайда,

Туймыйм сине мактарга.