712567
Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

  "ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ"

 Сведения об образовательной организации

 

Литературное творчество

Фатих абыйга


“Фатих Кәрим” исемен йөрткән

Мәктәп укучысы буламын.

Күңелемдә булган уйларымны

Дәфтәремә язып саламын.

 

Тап төшермибез синең исемгә

Тырышып укый һәрбер укучы.

Район мәктәпләре арасында

Булмады әле безне узучы.

 

Кызларыбыз безнең бик уңган,

Үрнәк булырлык һәр эшкә.

Укытучы биргән белемнәрне

Үзләштерәбез бары тик” биш”кә.

 

Егетләребез дз оста безнең,

Хоккейда һәм футболда да.

Кирәк икән бииләр дә алар,

Сынатмыйлар бер дә укуда да.

 

“Фатих Кәрим укулары” көнен

Ел да шулай көтеп алабыз.

Сиңа охшарга тырышкан булып,

Күңелләребезне ачып салабыз.

 

Һәр укучы үзе иҗат итеп,

Көчен сыный район алдында.

Ышанам, сынатмыйбыз бер дә,

Беренчелекне алырбыз тагын да.

 

Горурланабыз авылдаш булуыңа,

Ает авылының данлы улы син.

Татар дигән матур бер милләтнең
         Батырлыгын исбат итүче син.

 

Илеңне саклап утларга кердең,

Һәлак булдың сөеп халкыңны.

Дөреслекне булмый җиргә күмеп,

Шигырьләрең шытты раслап хаклыкны.

 

Хәзер инде мактауларга күмелеп,

Исемең яңгырый төрле телләрдә.

Яктылыкка, яхшылыкка өндәп,

Шигырьләрең укыла бик күп илләрдә.

 

Бөек шагыйре син татар халкының,

Җырларың тирбәлә күңел түрендә.

Батыр һәм матур егет булып,

Яшисең син безнең күңелдә.

                                      

 11 нче сыйныф укучысы Хәкимова Гөлнара.

 

 

            

                      Могҗизалы ил.


Бишбүләк - минем туган як,

Могҗизаларга бай як.

Хәтта аның каеннары

Бүтән җирдән дә ак!

 

Бишбүләк – ул җырлы-моңлы,

Урманлы һәм Димле ил.

Байбакларын күрим дисәң,

Син туп-туры монда кил!

 

Бигрәк матур күренеш ул

Биктәштәге өянке.

Йөзьяшәр горур агачны

Коча ала тик биш кеше!

 

Кабатланмас шарлавык бар

Усак-Кичү авылында.

Табигать бер һәйкэл итеп

Салдырган аны монда.

 

Күкерт – водородтан торган

Чыганак та бар бездә.

Зәмһәрир суыкларда да

Туңып тормый ул бер дә!

 

 

Чыганакның искитәрлек,

Саф, таза суын эчеп,

Әкияттәй гүзәл җирне

Туя алмассың күреп!

 

Каменка авылы янында

Изге чишмә ургыла.

Әүлиянең чишмә суы

Бик күп сырхауга дәва!

 

Кош-Елгадагы чишмә дә

Шифалы көчкә ия.

Суы белән бер юынсаң,

Чирең бетә дә куя!

 

Бишбүләк – ул биш бүләккә,

Могҗизаларга бай як.

Килегез сез безнең якка,

Булырсыз затлы кунак!

 

4 нче сыйныф укучысы Асылгәрәева Айсылу

  

Гамьсез гомер өчен тумадым мин,

           Ялкынланып яшәү теләгем...

        

Мин ямьле Дим буенда  утырган Ает авылында тудым. Авылыбыз үзенең танылган кешеләре, аларның эше, батырлыклары белән данлыклы: язучыларыбыз Ярлы Кәрим, Фатих Кәрим, Советлар Союзы Герое Хәмит Гадельшин, БРның атказанган артисткасы Минзия Насибуллина, биология, медицина фәннәре кандидатлары, профессорлар һ.б.

Каһарман шагыйрь Ф.Кәрим үзе турында илһамлы юллар язып калдырган иде:   Гамьсез гомер өчен тумадым мин,

Ялкынланып яшәү теләгем...

 Бу сүзләр  авылдашыбыз Илдар Гыймаевка да туры килә дип әйтеп була. Ялкынланып яшәргә теләсәләр дә, аларның гомерләре кыска булды.

           Кешенең исеме җисеменә туры килә, диләр. Башта мин дә моны тикшереп карарга булдым. ”Илдар” сүзе ике тамырдан тора: ”ил” (төрки телдән кергән сүз) дәүләт дигәнне аңлатса, “дар” (персид теленнән) ия булу дигәнне аңлата. Тулы сүзнең мәгънәсе – җитәкче. Бала чактан мондый исемле малайлар ирекле, буйсынмаучан характерлары белән аерылып торалар. Иптәшләре күп, һәрвакыт көчсезләрне яклыйлар. Илдарлар өчен тормышта иң мөһиме – эш. Алар чын күңелдән эшкә бирелгәннәр.

          Илдар абый - кыска гына гомерендә туган авылы, районы, республиканың икътисади һәм социаль-мәдәни үсеше өчен тырыш хезмәт салган җитәкче. Мин аны патриотка тиңләр идем.

         Соңгы елларда патриот сүзе сирәк кулланыла башлады. Кемнәр соң алар патриотлар? Үз иле өчен янып-көеп торучы, үз илен яратучы. Мин Ватан азатлыгы өчен гомерләрен көрәшкә багышлаган кешеләр генә патриот буладыр, дип уйлый идем. Алар туган халкы өчен куркыныч адымнарга барганнар. Башка төрле әсәрләр укыгач, уйларым үзгәрде: бүгенге көн патриотлары үзләрен халык өчен корбан итмәсәләр дә, алар туган авылы, халкы өчен зур эшләр башкарганнар.

         Гади авыл егете авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлагач, инженер, совхоз директоры вазифаларын башкара. Нәтиҗәле эшләре аркасында тагын да югары үрләргә менә. Авыл хуҗалыгы үсеше, халык тормышын яхшырту өчен бик күп көч сала. Сәламәтлекне саклау, белем бирү һәм мәдәният өлкәсенә дә зур көч сала.

         БР Президенты Администрациянең җитәкчесе, БР Дәүләт Җыелышы депутаты, БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Башкортстан дәүләт аграр университеты ректоры, профессор үзе турында изге хатирәләр генә калдырды. Кеше гомере фани. Илдар абый үзенә бирелгән вакытны бушка уздырмаган. Шундый зур эшләр башкарган, югары үрләргә менгән кешене патриот дими кем дисең?

9 нчы сыйныф укучысы Ярмөхәмәтова Ләйсән

                    ***

Авылыбыз уртасында

Урнашкан бер матур йорт.

Якташыбыз, солдат-шагыйрь

Туып үскән котлы йорт.

 

Фатих Кәрим – авылдашым,

Ул табигать яраткан.

Шул табигать кочагында

Шигырьләре яралган.

 

Уйнап үскән урамнары

Аның эзләрен саклый.

Фатих исемен йөрткән мәктәп

Аның даннарын яклый.

 

Башкортстанда туган ул,

 Татарстанда яшәгән.

Сугышларда дан тоткан ул,

Батыр, тырыш һәм уңган.

 

Авылыбызда йорт-музее,

Анда бик күп истәлек.

Халык өчен горурлык ул,

Шагыйрь  даны мәңгелек!

                                             11 нче сыйныф укучысы Латыйпова Альвина.

 

 

                Фатих абыйга багышлап.


Фатих абыйга багышлап,

Язам мин шигыремне.

Кем генә яратмый икән

 Минем авылдашымны.

 

Сабый чактан Дим буйлары
          Аны сокландырганнар.

Нәни Фатихның кулына

Шигъри каләм биргәннәр.

 

Фатих абый шигырьләр

Язарга бик яраткан.

Сугышта да буш чагында

Кулына каләм тоткан.

 

Ләкин сугыш кызганмаган

 Минем авылдашымны,

Башын салган батыр Фатих,

Саклыйм дип Ватанымны.

                                          

10 нчы сыйныф укучысы Сәлимов Алмаз.



Авылым йолдызы.

 

Туган авылым,  кемнәр сине

Эше белән данламый,

Кемнәр синең өчен генә

Изге эшләр эшләми.

 

Күпләр алар, саный китсәң,

Җитми кулда бармаклар.

Берсе менә аларның -

Изге күңелле Илдар.

 

« Изгелекләр эшлә, бәбкәм», -дип,

Әйтә торгандыр әнкәң,

Изгелек эшләп яшәдең,

Чыкмый әнкәң сүзеннән.

 

Үрләгәндә тормыш баскычын

Җинеллек сайламадың,

Гөлчәчәкле гомер бакчаң

Кыска булыр дип уйламадың.

 

Көнчыгышта кояш батмас,

Ургә таба су акмас!

Изгелекләр эшләп калыйк,

Изгелек жирдә ятмас!

 

10 нчы сыйныф укучысы Динмөхәмәтова Илүзә

   Туган авылыма

 

Авылыбыз шундый матур,

Нурлары балкып тора.

Һәр җомга азан әйтелеп

Мәчетләргә чакыра.

Авылыбыз тырыш безнең,

Иген –арыш үстерә.

Ару –талуны белмичә,

Халык Димдә су керә.

Урамнарда шау-гөр килеп,

Бала-чагалар уйный.

Укып, спортта ярышып,

Гел беренчелекне яулый.

Авылдашлар! Сезгә дәшәм!

Һәрвакыт тырыш булыйк,

Авылыбызның данын

Күкләргә без җиткерик!

 

10 нчы сыйныф укучысы Сәлимов Алмаз